Медальсез чыгарылыш...

2014 елның 26 июне, пәнҗешәмбе
Чыгарылышларның, аларның әти-әниләренең шәһәр паркында җыелуы, “отличникларга” алтын, көмеш медальләр тапшыру тантанасы үткәрү соңгы берничә елда тәмам традициягә керде. Купшы киемле егет-кызларны күреп калырга бөтен шәһәр халкы килә иде. Быел “үзәк”тә бал көтмәгез, чөнки ...чыгарылышларның берсе дә медаль ала алмады.
Йомгак
Быел медаль алу өчен бердәм дәүләт имтиханнарында төп һәм сайланган фәннәрдән 75әр балл җы-ярга кирәклеге турында хә-бәр иткән идек инде. БДИ нәтиҗәләре буенча аерым фәннәрдән хәтта 90ышар балл җыючылар булса да, барысыннан да 75лек чикне узучылар булмады. Шулай да йомгак ясауны кү-ңелле моментлардан башлыйк. Буалы укучылар рус теленнән республика буенча уртача алганнан югарырак уртача балл җыйдылар. Татарстан буенча бу күрсәткеч 55 булса, бездә – 56,6. Бу предметтан иң югары 90 баллык эшне шәһәрнең 1 номерлы мәк-тәбеннән Алинә Шаһивәлиева, 2 номерлы лицейдан Фәнил Хәсәнов, Чуаш Киштәгеннән Анастасия Павлова тапшырдылар. Калган фәннәр буенча республиканың уртача алынганнан түбәнрәк дәрәҗәдә белем күрсәттек. Әмма ис-кәрмә бар. 2 номерлы лицейдан Александр Михайлов инглиз теленнән 90 балл җыйды, район буенча математикадан иң югары “билге” (79 балл) алучы да шушы егет!
Быел районда 307 укучы аттестат алды. Шуларның 63е “5”ле билгесенә генә тәмамлаучылар.
Кызганычка каршы, 14 укучы аттестатсыз калды. Әлеге чыгарылышлар арасында мәҗбүри фәннәр-нең икесеннән дә минималь чикне үтә алмаучылар булды. Андыйлар икәү. Аларга имтиханнарны киләсе елда кабат тапшыру мөмкинлеге бирелә.
Районнан 18 кеше, үз эш-ләренә куелган баллардан канәгать булмыйча, Татарстан Республикасы конфликт комиссиясе тикшерүенә – аппеляциягә тапшырдылар. Иң күбе – 6шар кеше – математикадан һәм җәмгыять белеменнән, биологиядән – 3, тарихтан, рус теленнән һәм инглиз теленнән – 1әр. Әлегә райондагы бер мәктәпнең  чыгарылышы рус теленнән эшен кабат тикшертеп, өс-тәмә 2 балл алуга иреште. Сау бул, мәктәп!
Быел район һәм шәһәр мәктәпләрен 321 кеше тә-мамлады, шуларның өчесе – кичке мәктәпне. Шәһәрле чыгарылышлар – 196, авылдан – 125. Иң күп укучы тәмамлаган мәктәп – сәләтле балалар өчен лицей-интернат (барлыгы 51 кеше), икенче урында – 2 номерлы лицей (39 чыгарылыш). Авыллардан бы-ел иң күп санда егет-кызларны Ташкичү (Тимбай авыл җирлеге) мәктәбе “очырды”, иң кечкенә чыгарылыш сыйныф Исәк һәм Күшке авыллары уку йортларында. Аларны икешәр укучы тәмамлады.
25 июнь көнне мәктәпләр-дә чыгарылышларга аттес-татлар тапшыру тантанасы булды. Иртәгәдән “белем багажын” – кулларга һәм алга! Яңа үрләргә, вузларга, техникумнарга, хыялларыгызны тормышка ашыруга ак юл сезгә, чыгарылышлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International