Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
60 елдан соң да якын син, сыйныфташ
2014 елның 27 июне, җомга
Элеккеге сыйныфташларның очрашуы гадәти хәл, шуңа да газетабыз битләрендә аңа урын биргәнебез юк диярлек. Ә менә М. Вахитов исемендәге урта мәктәпне моннан 60 ел элек тәмамлаучылар җыелуын ишеткәч, кызыксына калдык. Килә алырлармы һәм нинди алар бүген сигезенче дистәне тутырып килүче кичәге укучылар?
Беренчедән, өлкәннәребез пунктуаль – билгеләнгән вакытта гимназиядә иде-ләр инде. 30га якын кеше җыелды. Әбиләрнең барысы да башларына ак яулык япкан, бабайлар түбәтәй кигән, күпләре таякка таянган. Ә йөзләрендә очрашу-күрешү шатлыгыннан туган елмаю балкый – йөрәк һа-ман яшь бит! Бик кызыксынып сыйныф бүлмәләрен, музейны карадылар. Фотоальбомнардан уку елларында төшкән фотоларын табып, үткәннәрен искә төшерделәр. Өч сыйныфка 90 укучы булган алар. Ни кызганыч, күпләре бү-ген якты дөньяда юк инде. Кайберләре туган төбәген-нән еракта яши. Очрашуга килгән ир-егетләрнең оештыру өчен җаваплы Хәй-дәр абый Гыймалетдиновтан кала барысы да Буадан читтә – Казанда, республиканың төрле районнарында гомер итәләр. Тумышы белән Бикмураздан булган Мансур Гыйсмәтуллин Санкт-Петербург шә-һәреннән кайткан.
- Моңа кадәр күп мәртә-бәләр оештырылган сыйныфташлар очрашуларында була алмадым шул. Бәлки шуңадыр да күплә-рен танымадым. Аралашкач кайберләре искә төш-те. Очрашулар кирәк икән ул,- ди Мансур абый. Моңа һич каршы килү мөмкин тү-гел – әнә, бер-берсе белән ничек якын итеп аралашалар, хәл-әхвәл сорашалар сыйныфташлар. Рубинә Әхмәтшина-Бакаева бар хисләрен “Белегез шуны” җырына, Исламия Гыйматдинова үзе язган шигыренә “төреп” җиткерделәр. Шагыйрь Әхмәт Рәшит туган мәктәбен мактап язган күп-тән танылу алган шигырен кабат яңартты. Гафият абый Гыйматдинов сыйныфташларының сәламәтлеген кайгыртырга да онытмаган.
- Мин көн саен 22 мәртәбә “приседание”, шулкадәр үк “отжимание” ясыйм, 20 минут басып торам,- дип физик күнегүләр турында язылган газета битләре таратты.
Сыйныфташлар бер-бер-ләренең уңышларына да чын күңелдән шатланалар. Бар гомерен медицинага багышлаган, 30 ел Болгар үзәк дәваханәсе баш табибы булып эшләгән Фиргать Галимов быел әнә “Ел табибы – Ак чәчәкләр” республика конкурсының “Сә-ламәтлек саклау легендасы” номинациясендә җиңү яулаган. Аңа гөрләтеп кул чаптылар. Казан милли тикшеренүләр университеты профессоры Фоат Гарифуллин, аның хезмәттәше доцент Ринат Әюпов, химия фәннәре кандидаты Харис Санатуллин, Г. Тукай премиясе лауреаты Ленар Җамалетдинов һәм башкалар аларның горурлыгы. Һәрберсенең әйтер сүзе күп булды ул көнне. Киләчәккә барысын да бер теләк берләштерә – очрашулар тагын да насыйп булсын, исән-сау булып, аларга килергә язсын.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз