Печән төргәкләнә, сенаж базлана

2014 елның 27 июне, җомга
Районда терлекләргә кышка азык әзерләү дәвам итә.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 26 июньгә хуҗалыкларда (фермер хуҗалыкларын да кертеп) 12590 гектарда күпьеллык үлән урдырылды. Аның 4974 гектары – печән, 5794 гектары – сенаж, калганы яшел масса өчен. Барлыгы 6530 тонна (ихтыяҗның 43 проценты) печән төргәкләнде, 41820 тонна (ихтыяҗның 48 проценты) сенаж базланды, яшь бозаулар өчен төрле үләннәрдән 193200 данә (ихтыяҗның 52 проценты) көлтә бәйләнде. Һәр шартлы баш терлеккә 9,1 центнер азык берәмлеге хәстәрләнде. “Ямбулат”та ул 23,9, “Кыят”та – 14,9, “Бола”да – 14,1, “Авангард”та – 11,5 центнерга тиң.
Үсемлекләрне саклау эшләре дә дәвам итә. 66051 гектарда алар чүп үләннәренә, 18113 гектарда корткычларга, 5634 гектарда авыруларга каршы эшкәртелде.
Хуҗалыкларда уҗым культуралары өчен туфрак әзерли башладылар. Бу эш 1965 гектарда башкарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International