Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Кабул итү комиссияләре ишек ачты
2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Бердәм дәүләт имтиханнарыннан шүрләп балаларын тугызынчы сыйныфтан соң ук мәктәптән чыгарып, урта-махсус уку йортларына урнаштырабыз диюче әти-әниләр елдан-ел күбәя. Бу хәл шәһәрдәге ветеринария техникумына, медицина училищесына абитуриентлар агымын күбәйтмәдеме? Әлеге уку йортларындагы кабул итү комиссияләрендә булып, укырга керү шартлары белән таныштык.
Ветеринария техникумында кабул итү комиссиясе 1 июньнән, медицина училищесында 20 июньнән эшли башлаган. Уку йортларына абитуриентлар аттесттагы уртача билге буенча кабул ителәләр, икесендә дә гариза язучының төп дәүләт һәм бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре безнең өчен мөһим түгел, дип ышандыралар. Хуш, ә менә документлар тапшырырга килүчеләр белән ничек, алар азайганмы, күбәйгәнме? Сүз уңаеннан, район мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел 509 укучы тугызынчы сыйныфтан соң мәктәптән киткән, былтыр аларның саны 524 булган.
Медицина училищесында
Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министрлыгы рөхсәте булса, әлеге уку йортында беренче курс студентларыннан 3 төркем тупланачак. Бюджет урыннарның төгәл саны да хәзергә билгесез әле. Былтыр 25 студент бюджеттан тыш, 59ы бюджет төркемнәрдә һөнәри белем алган. Бюджет урыннар чикле, түләүле нигездә керүчеләр барысы да кабул ителәчәк. Шуңа да медицина белгечлеге алырга килүчеләр оттырмаячак дип белдерә кабул итү комиссиясе әгъзалары.
- Абитуриентлар килә генә башлады әле. Шуңа да бюджет урыннарга керүчеләр арасында конкуренция булырмы, юкмы, әйтә алмыйбыз. Тик шунысы көн кебек ачык: биредә укытып чыгарылган әзер кадрларга кытлык зур. Чыгарылышларыбызны эшкә җибәрүләрен сорап заявкалар күп килә, - ди кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре Фәридә Борнашева.
Ветеринария техникумында
Әлеге уку йортында кабул итү комиссиясе инде бер айдан күбрәк вакыт эшли. Абитуриентлар күп тә түгел, аз да түгел, елдагыча килә дип белдерделәр комиссия әгъзалары. Бюджет урыннарга гына укырга кабул итүче ветеринария техникумында быел 8 төркемгә бүленеп 210 студентка белем алу шансы бар, узган ел 180 иде. Әлеге санны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы әйтә. Аның фәрманыннан башка уку йортының студент-урыннарның санын арттырырга хакы юк. Абитуриентлар күбәйсә, алар арасында көндәшлек көчәячәк, ягъни кемнең уртача билгесе зуррак, студент булу бәхете шуларга елмая. Мисал өчен былтыр бер урынны 2-3 кеше дәгъвалаган. Бәхәсле очракларда, әйтик, берничә абитуриентның аттестатының уртача баллары бертөрле зурлыкта булса, ул үзләштерергә теләгән белгечлеккә туры килүче профиль предмет буенча төп дәүләт имтиханы билгесе хәлиткеч роль уйный.
Резедә Мостафина, ветеринария техникумы директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары:
- Ветеринария техникумы өч белгечлек буенча унберенче сыйныф тәмамлаучыларны да кабул итә. Аларны да аттестатларындагы уртача билге буенча кабул итәбез, БДИ балларын исәпкә алмыйбыз. Унбердән соң килүчеләр беренче елны ук икенче курста укый башлаячаклар. Белемле, актив, үзенә нәрсә кирәкне ачык аңлаучы студентларны көтеп калабыз.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз