Шайтан котырткан...

2014 елның 2 июле, чәршәмбе
Шушы көннәрдә генә ике коллеганы исерек килеш автомобильгә утырган өчен хөкем иттеләр. Эшләрне Буа районы буенча 2 номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Гүзәл Усманова карады.
24 яшьлек М.ның автомобилен ЮХИДИ инспекторлары шәһәрнең Төньяк Коммуна урамыннан барганда туктатканнар. Егет шунда ук үзенең салмыш икәнлеген таный, әмма медицина тикшерүен үтү-дән баш тарта. Судья мондый кирелекнең сәбәбен сорагач, ул:
-Аек түгел икәнлегем күренеп тора иде бит, нишләп вакыт уздырып йөрергә? - дип җавап бирде. Судья аның  ел ярымга йөртүче таныклыгыннан мәхрүм ителүе һәм 30 мең сум штраф түләргә тиешлеге турында хөкем карарын укыгач, егет бер сүз дә эндәшмичә суд залыннан чыгып китте.
Икенче кызмача йөртүченең борчылуы йөзенә чыккан. Суд сорауларына дулкынланып җавап бирде.
- Көн кызу иде. Эштән арып кайткач, бераз салдым. Якын дустым тиз генә килеп кит әле, ярдәмең ки-рәк, дигәч чыгып киттем. Мин гаиләле кеше. Исереп йөри торган гадәтем юк. Рульгә салмыш килеш беренче утыруым иде. Бу юлы шайтан котыртты, - диде ул үкенеп.
Суд аңа карата да беренчесенекенә охшаш карар чыгарды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International