Яңа тротуарлар түшәлә

2014 елның 4 июле, җомга
Бу хәбәргә җәяүлеләрнең колагы үрә торгандыр. Дөрес, хәзер без таш сукмаклар күрмәгән халык түгел, шәһәрдә, өзек-өзек булса да, брусчатка тротуарлар салынды. Ләкин болай күмәртәләп, берьюлы берничә урамда эш башлау – беренче тапкыр күзәтелә!
Хәзерге  вакытта “Стройгарант” җәмгыяте төзүчеләре шәһәрнең Р. Люксембург урамының Шафранов белән киселешеннән алып Гагарин урамына кадәр бер яклап тротуар салалар. Параллель рәвештә шундый ук эш Шафранов һәм Арефьев урамнарында да алып барыла. Монда барлыгы 200 метр арада җәяүле таш юллары яңартылачак. Тротуарлар төзүгә район бюджетыннан 3,5 миллион сум акча бүлеп бирелде. Моңа өстәп “Уңайлы мохит” дәүләт программасы кысаларында республика бюджетыннан күчерелгән 600 мең сум акча да үзләштерелә. Телгә алынган соңгы суммага юл борылышларында, тыкрыкларда, аны аркылы чыгу урыннарында күрү сәләте начар булганнарга ориентлашырга уңайлы булсын өчен  тактиль плитәләр дә җәеләчәк. Барлыгы 36 данә. Тактиль плитәләр урнаштырылган урыннарда тротуарлар 1 метр 80 сантиметр киңлегендә ясала. Ә гадәти урыннарда ул 1 метр да 20 сантиметр килектә булачак. Сүз уңаеннан, тротуарлар салу шәһәр урамнарының үзенчәлекләрен исәпкә алып махсус эшләнгән җирле проект нигезендә башкарыла. Аларны, яңгырлы көннәрдә җәяүле юлына су менмәсен өчен, автомобиль юлыннан 12 сантиметр өскәрәк күтәртеп эшләү дә каралган.
Ә менә Ефремов урамы буйлап “Тимерхан” кибетеннән алып Төзүчеләр тыкрыгына кадәрге аралыкта җәяүлеләр инде “Вираж” ябык акционерлык җәмгыяте эшчеләре җәйгән брусчатка сукмаклардан атлыйлар. Район башкарма комитетының төзелеш, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы баш белгече Раил Галимов әйтүенчә, бу 170 метр аралыгындагы тротуар республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 62,4 миллион сум акчаның бер өлешенә ясалды. Әлеге сумманың саллы өлеше юл төзелешенә тотылган, калганына Ефремов һәм Космовский урамнары чатларында җәяүле аркылы чыга торган урыннар яңартылды һәм 116 данә юл билгесе урнаштырылды.
Илсөяр Җамалова, хезмәткәр:
- Комы һәм цементы беткән, ә утырып калган чуерташлары аякларны авырттырып “массажлаган” элеккеге таш тротуарлар урынына яңалары салынуга бик шатланам. Тигез тротуарлардан атлаганны да сизмисең. Автомобильчеләргә юл булды дип “ак” көнләшү белән карый идем. Аллага шөкер, җәяүлеләрне дә кайгырта башладылар.
Гөлфия Газизова, эшче:
- Тигезле, тигезсез иске тротуарлар буйлап йөреп, күпме аяк киеме үкчәсен җимердем. Яңгыр яуса, җәяүле юында су җыела, әйләнеп үтә-үтә аптырыйсың. Яңа тортуарлар булу бик әйбәт. Сыйфатлы итеп ясап чыксыннар гына.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International