Якты күл театраль Сабантуйга әзер

2014 елның 4 июле, җомга
Үткән атна ахырында Яр Чаллы шәһәрендә сигезенче республика театраль Сабан туе узды. Буа артистлары анда иң зур – 34 кешелек команда белән катнаштылар, җитмәсә, ярышларда иң җитезләр һәм көчлеләр арасында булдылар.

Характеры буенча театраль, ә җисеме сабантуй булган бу тамашада бәйгеләрнең ниндие генә юк, аны оештыручылар – Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Яр Чаллы шә-һәре мэриясе, К. Тинчурин исемендәге һәм Яр Чаллы театрлары җиңүчеләргә бүләкләрне мулдан әзер-ләгәннәр. Әнә, катык салынган савыттан акча эз-ләгән һәм беренче булып тапкан Әминә апа Шәрә-фетдинова аннан көмеш муенса, Булат Гәрәев кө-меш акча эләктергәннәр. Буалы артистлар капчык киеп, сулы чиләкле көян-тәләр асып йөгерүдә, капчык белән сугышуда, чүл-мәк ватуда һәм тагын әллә ниндиләрендә дә бүләк-ләрне чүпләгәннәр генә. Милли көрәштә генә катнашмадылар. Көч таләп иткән аркан тартуда исә биш егет өченче, таяк тартуда Ранис Гыйззәтуллин икенче урын алдылар.

Республика артистларына теләкләрен Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәм-мәтшин, Татарстан Мәдә-ният министры Айрат Сибгатуллин, Яр Чаллы шәһә-ре башлыгы урынбасары Флера Андреева ирештерделәр.  

-Кайда гына булсалар да күңелне күтәрәләр,- дип Фәрит Хәйруллович буалыларга аерым мактау сүзләре дә әйтте әле. Мо-ның белән канатланган артистларыбызның килә-чәктә театраль Сабантуйны оештырып та күрсәтә-селәре килә.

- Адав-Толымбай авылындагы Якты күл Сабан туйларын кабул итәргә әзер,- ди Буа Дәүләт драма театры директоры Раил Садриев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International