Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Отпуск сезоны: ял итәргә кая барабыз
2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Җәй җитүгә күбебездә “чемоданлы кәеф” башлана. Отпуск ялы алып, берәр айга начальник һәм коллегалардан, көндәлек тормыш мәшәкатьләреннән арынып, баш ташлап ял итү турында хыялланабыз. Кем, тәвәккәлләп, “кыргый ял”га чыгып китә, икенчеләре туристлык агентлыкларының бусагасын таптый. Моннан сорау: буалылар быел кайсы тарафларга ял итәргә баралар? Кайда ял бик “кесәгә сукмый” һәм кайчан арзангарак төшә?
Яшьләр – Төркиягә, өлкәннәр – санаторийга
Туроператорлар бездә икәү. Аларда хәзер “урак өсте”.
- Кеше күп килә, кайчакта юллама рәсмиләштерергә өлгерә алмыйбыз, - диләр кызлар. Яшь һәм урта буын “отпускчылар” арасында Төркиягә, Мисырга, Таиландка турларга, Кара диңгез буена – Анапага, Сочига юлламаларга сорау зур. Соңгы берничә елда Абхазиягә дә “ияләшкән”. Кырымга да хәзер юл ачык.
12 көнлек турлар иң популяры – ялыктырмый да, акча да җитә. Россия шәһәрләре арасында иң җәлеп иткече Санкт-Петербург. Анда юллама рәсмиләштерүчеләрнең иң өлкәне 74 яшендә. Ә 80 яшен тутыручы әби ...Таиландка барырга тели. Ә күпчелек өлкәннәр туроператорлар аша сатып алынган юлламалара буенча Татарстан, Марий-Эль, Чуашстан санаторий-профилакторийларында сәламәтлекләрен ныгыталар. Яңа өйләнешүчеләр Европа илләренә ялга баралар: Греция, Испания, Италия курортларын сайлыйлар. Ел әйләнәсендә Буадан Великий Устюгка (Кыш бабай резиденциясенә), Зур Болдино авылына (биредә бөек рус шагыйре Александр Пушкиннар династиясе яшәгән) баручылар да шактый. Шулай ук быел районнан 25 кеше Хаҗ кылу өчен Согуд Гарәбстанының Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә очачак.
Кырымгамы, Испаниягәме?
Парадокс: Россия курортларына юлламаларның уртача бәяләре чит илнекеләргә караганда кыйммәтрәк. Чагыштыру өчен: “Артек” балалар лагеренда ял итү бәясенә ике кеше Испаниядә булып кайта ала. Иң очсыз турлар Төркиягә һәм Мисырга (шуңа да алар популяр, ә “яна торган” юлламалар булса, бигрәк тә отышлы). Санаторий юлламалары бәяләре тагын да кыйммәтрәк. Үзебезнең илдә ял итүнең ни өчен кыйммәтрәк икәнлеген туроператорлар берничек тә аңлата алмыйлар.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз