Буа өстендә нәрсә очты

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

2 июль көнне шәһәр өстендә сәер объект пәйда булды.

Ак балыкны хәтерләткән очкыч һавада аның әле бер, әле икенче ягында “йөзде”. Моны күргән кешеләр шунда ук телефон трубкасына ябыштылар – кем кая шалтыратып аның нәрсә икәнлеген белергә ашыкты. Редакция телефоны да бушап тормады. Нәрсә ул? Дистәләгән кеше шушы сорауны бирде.

Ә безгә сорауны Россия Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнгиы Айрат Ханбиковка юлларга тәкъдим иттеләр.

- Буа өстендә очучы объект ул – аэростат. Әлеге метеостанция республика Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча игълан ителгән оператив-хезмәт бурычларын үтәү кысаларында районны өйрәнә. Бу бер-ике көн дәвам итәчәк. Халык борчылмасын, аларга бернинди куркыныч янамый, - диде Айрат Ханбиков.

Иң кызыгы 2 июль бөтен дөньяда НЛО (билгесез очучы объект) көне буларак билгеләп үтелә. Кайбер кешеләр Буа өстеннән очучы объектны да шушы бәйрәм белән бәйле түгелме, дип баш ваттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International