01, 02, 03 хәбәр итә

2014 елның 9 июле, чәршәмбе
Ел башыннан районда 26, шул исәптән июнь аенда 5 янгын чыкты. Былтыргының шушы чоры белән чагыштырганда арту күзәтелмәде.
Ут элү очракларының күп-челеге, гадәттә, кызу вакытка туры килә. Быел исә июньнең иң салкын һәм яңгырлы  көннәрендә бер-бер артлы өч янгын булды. 27 июньдә Түбән Наратбаш авылында балалар шуклыгыннан башланган янгында сарайга ут элде, анда булган мөлкәткә зыян килде.
28ендә Тимбай авыл җирлегенә кергән Ташкичү авылында мунча алды бе-лән бүрәнә мунча янды. Бәла мичне эксплуатацияләү вакытында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу аркасында килеп чыккан – хуҗа кеше мунча якканда мич капкачын ачык калдырган.
29 июнь көнне шулай ук мунчага ут элде. Бу юлы Буа шәһәрендә. Сәбәбе исә ягу миченең дөрес урнаштырылмавыннан гыйбарәт. Тагын ике янгын Күл Черкене һәм Алших авылларында чыкты.
Буа муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлекчәсе дознавателе Айдар Хәйруллин әйтү-енчә, ел башыннан булган янгыннарның төп сәбәп-ләре дә кешеләрнең үзлә-ренең ваемсызлыгына – электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуларына, ягу мич-ләренең дөрес урнаштырылмавына, ут белән саксыз эш итүләренә бәйле. Яз керү белән баларның ут белән шаяруы аркасында чыккан янгыннар саны арт-кан. Алда эссе җәй һәм озын каникуллар, шуңа да балаларны караучысыз калдырмаска, шырпыны ераграк яшерергә, аларга мич ягарга кушмаска, эш-ләп торган электр һәм газ җиһазлары янына якын җибәрмәскә кирәклеген онытмасагыз иде.


02 хәбәр итә

Узган айда районда 24 җинаять  теркәлде. Шуларның 19ы – урлаулар.
1 июньгә каршы төндә билгесез затлар Күл Черкене авылында эретеп ябыштыру бинасы ишекләрен ватып кереп, 2 бакыр кабель һәм 2 газ белән эретеп ябыштыру резин шлангы урлыйлар.
3 июнь көнне шәһәрдәге сәүдә нокталарының берсендә кассадан 83500 сум акча юкка чыга. Карак әле-ге кибеткә эшкә урнашып йөрүче була.
4 июньдә полиция бүлегенә шәхси мөлкәт комплексы территориясеннән электр трансформаторлары югалуы турында хәбәр килеп ирешә. Угрыларның шәхесләре билгеле.
5 июнь көнне телефон урлауның ике очрагы теркәл-де. Берсе сатуга куйган җирдән. Җинаятьчеләр эз-ләүдә.
6 июньдә шәһәрдә төзелүче шәхси йорт каршыннан өч кап кирпеч “аяклана”. Кем кулы уйнаган – әлегә билгесез.
7 июньдә шәһәрдә автомобиль салоныннан 8900 сумлык кесә телефоны югалуын полиция бүлегенә  җиткерәләр. Кем алган – әлегә ачыкланмаган. Ә шул ук көнне теркәлгән икенче факт буенча каракның шәхесе билгеле – 1989 елгы хатын-кыз көн-дез шәһәрнең Яшьләр паркында балаларны алдап, кесә телефоннарын үз-ләштергән булган.
9 июнь көнне 1987 елгы ир-ат шәһәр үзәгендәге азык-төлек кибетеннән өч шешә коньяк, ике кап чәй, сок, конфет урлап чыкканда тотыла.
10 июньдә район үзәк дә-ваханәсе табибы пациентның тәнендә пычак белән кадаган эзләр булуы турында полициягә хәбәр итә. Аңа һөҗүм иткән ир-атның эше суд каравына җибәрелде.
14 июнь көнне билгесез затлар Татар Буасы авылындагы бер йортның капка алдында калдырылган велосипедны урлыйлар.
17 июнь көнне сарайдан юкка чыккан 8 айлык сарыкның хуҗасы полициягә гариза яза. Җинаять ачылмаган.
19 июньдә шәһәрдәге сәү-дә үзәгеннән планшет, радар-детектор, навигатор, смартфон урлыйлар. Каракларның шәхесе билгесез.
21 июнь көнне Буага кунакка кайтучы ир-ат кибеттән 1919 сумлык одеколон урлый. Сатучылар чакыруы буенча килгән полицейскийлар аның “эзенә” тиз төшә.  Шул ук көнне таныш ир-атка кунакка килгән хатын-кыз хуҗаның кесә телефонына һәм азык-төлек продуктларына кул суза.
24 июньдә шәһәрдәге бер йортның ишегалдында берьюлы ике кесә телефоны юкка чыга. Аларны 1968 елгы буалы хатын-кыз үз-ләштергәне ачыклана.
25 июньдә төнлә билгесез затлар шәһәрдәге азык-төлек складының ишеген җимерәләр, шул ук көндә “КамАЗ” автомобиленнән автомагнитола, шәхси комплекс территориясеннән 272 килограмм бакыр урлыйлар.
27 июнь көнне Зур Фролово авылы янындагы кырдан төнлә 2 умарта оясын урлыйлар. Каракның шәхесе билгесез.


03 хәбәр итә

Июнь ае буе салкынча һава торышы үсемлекләр өчен генә түгел, кешеләргә дә начар тәэсир итте бугай.
Район үзәк дәваханәсенең “ашыгыч ярдәм” бүлеген-нән алынган мәгълүматларга караганда, бу айда медицина ярдәме сорап  иң күп мөрәҗәгать итүчеләр – кан басымы уйнау-дан, йөрәк өянәгеннән, бума ютәлдән интегүче-ләр, шулай ук имгәнүчеләр дә булды.
Эт тешләүдән каза күрү ешайды – барлыгы 9 очрак теркәлде (шуларның 6сы балалар). Мондый күңелсез хәлләрнең 7се шәһәр-дә булды. Маэмай һөҗүм иткән пациентларның иң кечкенәсе 2011нче елгы.
30 июньдә Каенлык авылында җиләк җыючы бабайны елан чакты. Агулы сөйрәлүче тешләгәннән каза күрүче реанимациядә дәваланудан соң исән калды.
Районда талпан тешләп 5 кеше мөрәҗәгать итте. Аларга ашыгыч ярдәм күр-сәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International