Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
“Баш” полицейский җавап бирә
2014 елның 18 июле, җомга
Эчке эшләр министрлыгының Буа районы буенча бүлеге начальнигы Айрат ХАНБИКОВ бер генә мөрәҗәгатьне дә игътибарсыз калдырмады, барлык сорауларга җавап бирде.
“Күптән түгел район газетасында бер ир-атның пычак алып кибет каршында теләсә кемгә ташланырга әзер торуы һәм очраклы ир-атны яралавы ту-рында язганнар иде. Буа урамнарында йөрергә шулай куркынычмы?
А. СЕРГЕЕВА.
Буа шәһәре.”
- Бу факт – гаилә эчендәге низагның дәвамы. Урта яшьләрдәге М., нык исереп, аерылышкан хатынын, баласын күрергә дип, алар яшәгән йортка килә. Тик ниятен чынга ашыра алмый, күршеләр комачаулый. Ачуы кабарган М. подъезддан чыккач, шунда басып торучы ир-ат белән конфликтка керә, алар сугыша башлыйлар. Әлеге йортның беренче катына урнашкан кибеткә баручы ир-ат аларны ае-рырга керешә. М. га очраклы узып баручының бу гамәле ошамый, ул аңа пычак белән ташланып, тәненә җиңелчә дәрә-җәдәге тән җәрәхәтләре ясый. Хулиган хәзер суд карарын көтә. Бу фәлән еллар эчендә бер генә тапкыр күзәтелүче хәл, безнең шәһәр урамнарында йөрергә куркыныч түгел.
“Шәһәрнең Ефремов урамындагы юлларда кайбер урыннарда “зебра”лар бар, ә юл билгеләре утыртылмаган. Җәяүле үзен хокуклы санап юлны аркылы чыгарга, ә йөртүче анда җәяүле юлны аркылы чыгу билгесе юк, дип туктамаска мөмкин. Бу юл-транспорт һәлакәте килеп чыгуга сәбәпче булмыймы?
А. ХӘСӘНОВ.
Буа шәһәре.”
- Август ахырына кадәр Ефремовта җит-мәгән юл билгеләре куелачак. Аларга заказ бирелгән. Моннан тыш, әлеге урамда ясалма тигезсезлекләр дә ясалачак һәм җәяүле аркылы чыгу урыннары яктыртылачак.
“Скутерларга йөртүче таныклыгы сорый башладылар. Ярый, 18 яше тулган кеше “права”га укып, документ алыр. Ә 16 яшьлекләргә нишләргә? Ни өчен скутерчылардан йөртүче таныклыгы таләп итә башлаганчы аңа укытуны җайга салмадылар?
И. ГЫЙЛЬМАНОВ.
Буа шәһәре.”
- Хәзер 16 яше тулганнарга шәһәрдәге ДОСААФ автомәктәбендә укып, скутер һәм мопед йөртергә “права” алып чыгу мөмкинлеге бар.
“Җәмәгать урыннарында тәмәке тартуны тыйдылар. Бу законны бозучыларны кем тикшерә? Ничә кешегә штраф салынды?
М. САВЕЛЬЕВ.
Буа шәһәре.”
- Без бу юнәлештә дә актив эшлибез. Әлеге закон үз көченә кергәннән, ягъни узган ай башыннан бирле җәмәгать урыннарында төтәтүчеләргә карата атна саен 5-10 беркетмә тутырыла килә.
“Сезнеңчә, районда криминаль яктан иң тынычсыз торак пунктлар нинди?
К. АНДРЕЕВ.
Буа шәһәре.”
- Иң күп хокук бозу фактлары Кыят һәм Иске Суыксу авылларында теркәлә. Яльчек юнәлешенә таба урнашкан авыллардан, мәсәлән, Яңа Чәчкаптан, Бик-Үти-дән, Аксудан тәртип бозу очраклары турында гаризалар берничә елга бер генә керергә мөмкин.
“Сез үзегез шәхси автомобилегездә йөргәндә иминлек каешын эләктерәсезме?
Г. САБИРОВА.
Буа шәһәре.”
- Ерак юлга чыкканда да, шәһәр эчендә йөргәндә дә иминлек каешын эләктерәм.
“Шәһәр урамнарында автомобильләр зур тизлек белән йөриләр. Ни өчен аларга карата чара күрелми?
А. ЮНЫСОВА.
Буа шәһәре.”
- Газета укучы белән килешәм, транспорт чараларын куалап йөрүчеләргә карата контроль аз. Барысы да ЮХИДИ хезмәткәрләре составының кимүенә бәйле. Тәүлеккә ике смена гына эшли. Кызганыч, аларның санын күбәйтү безгә бәйле тү-гел. Хәлне юл кырыйларына куелган камералар, “ятып торучы” полицейскийлар коткара. Соңгысының санын быел шәһәрдә 16га, районда 21гә арттырырга уйлыйбыз.
“Ялгышмасам, район газетасында шәһәрдәге җәмәгатьчелек советы турында язып чыктыгыз. Бүгенге көндә ул эшлиме?
А. ВОЛКОВА.
Буа шәһәре.”
- Җәмәгатьчелек советы эшли. Аның җи-тәкчесе Петр Белов. Халык барлык мөрә-җәгатьләрне советның секретарена, район башкарма комитетының опека һәм тәрбиягә алу бүлеге баш белгече Елена Юмановага җиткерә ала. Җәмәгатьчелек советында каралган барлык мәсьәлә-ләргә карата язмача җавап бирелә.
“Балигъ булмаганнарны өлкәннәрдән башка җәен 23 сәгатьтән соң урамга чыгарырга ярамый, дисәләр дә, яшүс-мерләр төне буе йөри. Нигә чарасын күрмисез?
С. ИВАНОВА.
Буа шәһәре.”
- Балигъ булмаганнарның эшләре буенча подразделение хезмәткәрләре быел 6 ай эчендә төнлә урамда йөрүче балаларның ата-аналарына карата 49 беркетмә тутырдылар. Закон буенча эшләү дәвам итәчәк.
“Картинг мәктәбе оештырыла дип әйт-кән идегез. Ул кайчан эшли башлый?
Р. ГАЛИЕВА.
Буа шәһәре.”
- 2005 елда район ЮХИДИ бүлекчәсе бинасы төзелгән вакытта картинг мәктәбе ясарга дип бина артында 9 гектар җир бүлеп бирелде, төзелешкә 120 миллион сумга смета ясалды. Узган елны да мәк-тәпне төзү мәсьәләсен күтәреп, без кабат Татарстан Республикасының ЮХИДИ идарәсе башлыгы Рифкать Миңнехановка мөрәҗәгать иттек. Ул бу проект финансланмаячак, дип белдерде.
“Шәһәрнең Космовский һәм Татарстан урамнары киселешендә светофор куелырмы икән?
Л. ВАСИЛЬЕВА.
Буа шәһәре.”
- Т формасындагы тыкрыкта светофор ку-елу беренче таләп түгел, әлбәттә. Ләкин без бу мәсъәлә хакында утырып сөйлә-шәчәкбез.
“Йөк автомобильләре шәһәр урамнарыннан йөри. Әйләнеч юл бар бит. Андый транспорт чаралары өчен махсус басып тору урыннары да төзелгән.
А. ИГНАТЬЕВ.
Буа шәһәре.”
- Йөк автомобильләрен урамда калдырган өчен аларның хуҗаларына карата 28 беркетмә тутырылды. Хәзер район башкарма комитеты тарафыннан йөк автомобильләренә законлы “стоянка” булдыру турында сүз алып барыла. Шәһәрнең төньяк өлешендә, шикәр заводы бистәсе ягында “ПМК-5” яки “ПМК-6” җәмгыятьләре, көньякта тимер юл вокзалы ягында “Агропромснаб” оешмасы, Көнбатыш бистәдә “Автобаза” янындагы территорияләрдә йөк автомобильләре кую урыннарын булдыру планлаштырыла. Аларда саклык чаралары да булачак: видеокамералар урнаштырылыр, каравылчылар куелыр дип көтелә. Хәзергә йөк автомобиле хуҗалары транспортларын “Сельхозтехника” оешмасы территориясендәге “стоянка”га куйсыннар.
“Шәһәрнең Яшьләр урамындагы “ятып торучы” полицейскийлар тигезләнеп бетте. Алар яңадан ясалырмы?
Н. ХӘСИПОВА.
Буа шәһәре.”
-Быелга юк.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз