Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Безнең “живчик” ул
2014 елның 18 июле, җомга
Сиксән яшендә дә бөтерчек кебек бөтерелә эчке эшләр хезмәте ветераны, отставкадагы подполковник Касыйм ага Абдуллин. Әле киңәш сорыйлар, әле яшьләр белән очрашуга чакыралар – барысына да өлгерергә кирәк. Һәрнәрсәдән хәбәрдар, башлаганны җиренә җитерүче Касыйм абый башкача эшләргә өйрәнмәгән. Район эчке эшләр бүлеге начальнигы Айрат Ханбиков та юкка гына безнең “живчик” дими инде аның турында.
Бүген дә сафта
Үзе эшләп лаеклы ялга чыккан эчке эшләр бүлегенең ветераннар Советында да, 2000нче елдан бирле ветераннарның һәм пенсионерларның район Советында да рәис урынбасары вазифаларын башкара ул. Районныкында ки-зү торган көннәрдә юридик ярдәм дә күрсәтә. Кизү то-ру графигында шулай язылган, тик андагы эш бүлмәсенә килми калган көне юк диярлек. Өлкән кешеләргә документлар тутырырга да, бер-берсенә охшамаган проблемаларын чишәргә дә булыша. Бер ел элек берәү әнисе өчен дөреслек эзләп килә. Буа хәрби комиссариатыннан ике мәртәбә Бөек Ватан сугышына чыгып китеп, исән-сау әйләнеп кайткан әтиләренең сугышта булганлыгы турында беркайда язылмаган. Каян да кире борганнар. Ә Касыйм абый төрле архивларга мөрәҗә-гать итеп, эзләп таба ул мәгълүматны һәм сугыш толын квартиралы итә. Берничә ел элек Казанда нәшер ителгән “Они вернулись с Победой” дигән китапка мәгълүматлар җыеп тапшыралар. Шәһәрдә бу эшкә ветеринария техникумы студентларын, авылларда авыл җирлекләре хезмәткәрләрен җәлеп итәләр. Касыйм абыйның тормышында рәхмәт сүз-ләре генә ишеткән мондый мисаллар бихисап.
Уку хыялы
тормышка ашты
Ә бит җиде яшендә әтисез калган, җиде сыйныф белем белән колхозда яшьли ат, үгез җиккән, урман кискән егет, теләге булса да, сугыштан соңгы авыр елларда уку турында уйларга да курыкты. Бар кайгысы тамак туйдыру иде шул. Ипине туйганчы 1953 елда Төньяк диңгез флотына хезмәт итәргә киткәч кенә ашый алды. Биш елдан хезмәтен тәмамлаган Касыймны комсомол юлламасы белән туган ягы Апас районы эчке эшләр бүлегенә “участковый” итеп җибәрәләр. Уналты ел 23 авылга хезмәт күр-сәтә.
- Менә шунда укырга булган теләгемне тормышка ашырдым да инде – башта кичке мәктәпне, аннан Алабуга милиция мәктә-бен һәм 1974 елда СССР Эчке эшләр министрлыгының Югары мәктәбен тә-мамладым,- ди бүген дә үз өстендә эшләүче, хокук өл-кәсен яктырткан газеталардан аерылмаучы, алардан барлык яңа законнар белән танышып баручы Касыйм ага.
Үзен яхшы яктан танытырга өлгергән хезмәткәрне шул елны республиканың Чирмешән районына эчке эшләр бүлеге җитәкчесе итеп билгелиләр. Ә 1980 елдан башлап аның тормыш һәм хезмәт юлы Буа районы белән бәйле. Бирегә аны җитәкчелек соравы белән кайтаралар. Эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эш буенча урынбасары җинаятьләрне ачу юлында җиң сызганып эшкә тотына.
-Ул елларда районда үтереш-талаулар күп иде. Һәрберсе йөрәк аша үткән. Бүгенгедәй хәтеремдә: 1984 елның 5 июнендә кичке сәгать бишләр тирәсендә Чуаш Киштәге авылыннан ерак түгел арыш кырында 12 яшьлек кыз баланың үле гәүдәсе табылуын хәбәр иттеләр. Тиз арада оператив төркем туплап, бәла булган урынга чыгып киттек. Сабыйны көчләүче һәм үтерүче, һичшиксез, җәзасын алырга тиеш! Авыл халкыннан сораша торгач берсе күрше Ульяновск өлкәсеннән килгән бер егетнең урамнан узып барганын күрүен әйтте. Авылларына киттем, ә аның туган йортына ел башыннан бирле кайтканы юк икән. Өлкәдә тимер юлда эшләве билгеле булды. Өч көннән соң табылды егетебез, тик гаебен танырга теләми генә. Җиде төрле экспертиза үткәрдек, барысы да җинаятьне аның эшләвен раслый. Суд атып үтерергә ди-гән карар чыгарды, ә ул шикаять белдереп, эш ки-ре карауга җибәрелде. Тагын атарга дигән карар, тагын – тикшерү. Ахыр чик-тә 15 елга төрмәгә утырттылар,- дип искә ала ветеран үткән хезмәт юлының бер мизгелен.
Династия
барлыкка килде
Шундый дөреслек тантана иткән мизгелләр аны Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мактаулы хезмәткәре итте. Күпсанлы бүләкләре, Рәхмәт хатлары, Мактау грамоталары да алга куелган бурычын намус белән үтәве, эшен яратып башкаруы, аның өчен вакытын кызганмавы, белемен күтәрүе, осталыгын арттыруы хакында сөйли. Башта хәрби, аннан район эчке эшләр бүлеген-дә финанс өлкәсе начальнигы булып эшләгән, полиция майоры улы Алмаз, хәзер аның эшен дәвам итүче килене шулай ук майор Фаягөл, полиция хезмәтен сайлаган, төрле дәрәҗәләргә ирешкән бертуганының балалары Гомәр, Дамир, Рөстәм, Нурания Хәйруллиннар аның традицияләрен дәвам итә-ләр.
Ике көннән Абдуллиннарда зур юбилей – балалары, кияү-киленнәре, оныклары, коллегалары, рәхмәт-ле райондашлары Касыйм аганы 80 яшьлеге белән тәбрик итәрләр. Быел гомумән аларда юбилейлар елы, тормыш иптәше Флераның 75 яшьлеген, аның белән гаилә коруның 50 еллыгын билгеләп үтте-ләр. Мондый шатлыклы бәйрәмнәр тагын да насыйп булсын!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз