Генераль директорның урынбасары Фиргать Кадыйров әйтүенчә, ел коры булуына да карамастан басуларда уңыш ярыйсы гына күренә. Көзге уҗым культураларыннан һәр гектарыннан уртача 31, борчактан 22 центнер уңыш чыга. Үстерелгән уңышны югалтуларсыз җыеп алу, амбарларга урнаштыру өчен дирекция тарафыннан кырда эшләүчеләр өчен бөтен шартлар да булдырылган.
Комбайнда гаилә парлары белән эшләүчеләр дә бар.
Наилә һәм Илгизәр Сөнгатовлар, Рузалия һәм Илгиз Сөнгатовлар, аталы-уллы Иван һәм Дмитрий Сидоровлар “Акрос”, “Нью Холланд” комбайннарында югары күрсәткечләргә ирешеп, башкаларга үрнәк булып эшлиләр.