Иминлек эш бирүче намусында

2014 елның 23 июле, чәршәмбе
Буада район башкарма комитеты каршындагы хезмәтне саклау буенча координацион советның район предприятиеләрендә һәм төзелеш оешмаларында куркынычсыз эш шартлары булдыруга багышланган чираттагы утырышы узды. Аның эшендә Татарстанның Хезмәт, шөгыль һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин, аның беренче урынбасары Айрат Хәсәнов, министрлыкның  дәүләт хезмәт идарәсе бүлеге начальнигы Татьяна Манжосова, Татарстан Республикасында Дәүләт хез-мәт инспекциясе җитәкчесе Евгений Костюшин, аның урынбасары Ирек Мөхәммәтшин да катнаштылар.
Бәхетсезлек чыгып тора
Башлап сүз алган муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов 2013 елда һәм агымдагы елның беренче яртыеллыгында җитештерүдә имгәнү һәм хезмәт-не саклау өлкәсендә хәл-нең торышы белән таныштырды. Аның әйтүенчә, районда 2013-2015 елларга хезмәтне саклау шартларын яхшырту программасы расланган, шушы максатка юнәлтелгән төр-ле күргәзмәләр, әңгәмә-ләр, түгәрәк өстәлләр, айлыклар, конкурслар, хез-мәткәрләр, механизаторлар белән чираттан тыш инструктажлар үткәрелә. Быел апрель аенда үткә-релгән смотр-конурста хезмәтне саклауны иң яхшы оештыручылар булып “Буа МСОсы”, “ПМК-5” һәм “ПМК-6” җәмгыятьләре танылдылар. Дәүләт статистикасы органыннан алынган мәгълүматларга караганда, оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклауга багышланган чараларга чыгымнар да арта. 2012 елда бу максатлар өчен 25370 мең сум акча тотылган булса, былтыр ул 29569 мең сум тәшкил ит-кән. Үсеш нигездә Буа электр челтәрләренә, ши-кәр заводына, “Русский Стандарт Водка” җәмгыятенә, машина төзү заводына хас. Райондагы 2665 эш урынының 70 проценты тирәсе аттестацияләнгән, өч ел эчендә эшләүче халыкның 90 проценты хезмәтне саклау буенча укытылган. Шуңа карамастан эш урыннарында бәхетсезлек очраклары әледән-әле чыгып тора. Быелның алты аенда “Буа лес” дәүләт бюджет учреждениесендә 16 яшьлек яшүсмер агачтан егылып умыртка баганасын имгәткән, Буа элеваторында эшләүче шулай ук биеклектән егылып авыр тән җәрәхәтләре алган, шикәр заводында автомобиль йөртүче пешкән.
Гаеплеләр хисап тотты
Буа шикәр заводының хезмәтне саклау буенча инженеры Татьяна Поноскова әйтүенчә, заводта 2012 ел-да ремонт вакытында  дүрт хезмәткәрнең үлеменә китергән фаҗигадән соң хезмәтне саклау эше аеруча җитдиләшкән. Барлык документлар тәртипкә китерелгән, чираттан тыш инст-руктажлар үткәрелгән, видеокүзәтү камералары, ян-гын сигнализацияләре урнаштырылган, газоанализаторлар сатып алынган, изоляцияләү һәм башка эшләр башкарылган. Барлык җитәкчеләр һәм белгечләр, шулай ук яңа кабул ителүче белгечләр 40 сә-гатьлек, барлык эшчеләр ел саен 20 сәгатьлек программа буенча укытылалар. 163 эш урынының 134е аттестацияләнгән, агымдагы елдан 30 эш урынының эш шартлары махсус бәяләнәчәк. Җыеп әйткәндә, 2013 елда моңа тотылган акча күләме 7583 мең сумга, бер хезмәт-кәргә 10400 сумга тиң. Куркынычсызлыкны тәэмин итү максатында эш бара кебек үзе, тик бәхетсезлек тә ерак йөрми – узган ел ахырында кабат ремонт вакытында, әйткәнебезчә, быел берәр хезмәткәр пешеп, тән җәрәхәтләре алган. Шуңа да утырышта катнашучыларның хезмәтне саклау буенча инженерга сораулары күп булды. Татарстан Республикасы буенча тикшерү комитетының Буадагы районара бү-леге җитәкчесе Рөстәм Мө-гыйнов:
- 2012 елда булган фаҗигадән соң үткәрелгән тикшерүләр вакытында бер генә хезмәткәрнең дә хезмәтне саклау кагыйдәләрен белмәве ачыкланды. Бу юнәлештә конкрет әш-ләнгән эш бармы? - диде. Аңа җавап итеп Татьяна Владимировна аларның барысының да укытылуын һәм билетлар буенча имтихан тапшыруларын әйт-те. Ирек Мөхәммәтшин әлеге хәлдән соң заводны хезмәтне саклау өлкәсен-дә ничек эшләргә кирәк-мәгәнчә эшләүче буларак башкаларга “үрнәк” итеп куйган. Бүген ул 700гә якын хезмәткәргә бер генә инженер булуы белән килешми. Завод җитәкчелеге раславынча, шушы көннәрдә ге-нә икенчесе – промышленность куркынычсызлыгы буенча инженер штатка алынган. Айрат Шәфигуллин мондый предприятиеләрдә җитештерү барышында хезмәтне саклау нигездә технологиягә салынуын, фаҗиганең төзекләндерү, көйләү эшләре барышында килеп чыгуын әйтте.
-  Шуңа да ярдәмче, өстәмә җитештерү вакытында  хезмәт мәдәнияте югары булырга тиеш. Еш кына җи-тәкчеләрдән бәлагә юлыгучыларның үз хезмәткәрләре булмавы белән акланырга теләүләрен ишетер-гә туры килә. Шуны истә тотыгыз – кайдан гына килмәсеннәр, сезнең предприятиедә эшләүчеләр өчен сез җаваплы, куркынычсыз эш шартарын барысы өчен дә тудырырга тиешсез,- диде ул. Шуны раслагандай “Буа лес” учреждениесе директоры Хәйдәр Хә-бибуллин әйтеп куйды:
- Умартачы ярдәмчесе булып эшләгән ул егеткә агачка менеп умарта илен төшерергә беркем дә кушмады. Моның өчен феромоннар бар,- диде. Утырышта катнашучылар мо-ңа ризасызлык белдерделәр. Беренчедән, яшүсмергә аерым игътибар булырга тиеш, икенчедән, аның хезмәтне саклау буенча өйрәтелмәве ачыкланган, өченчедән, бу вакытта егет янында аны ки-сәтә алырдай өлкәннәр – әтисе һәм башка ярдәмче булган.
Буа элеваторы баш инженеры Айрат Фәткуллин чыгышыннан күренгәнчә, биредә фаҗигадән сабак алганнар – чираттан тыш инструктажлар үткәргәннәр, эш урыннарын, инженер-техник һәм барлык хезмәт-кәрләрнең белемнәрен тикшергәннәр һәм иң мө-һиме – булган култыксаларны төзекләндергәннәр һәм яңаларын урнаштырганнар.
Болардан чыгып – нәтиҗә
Евгений Костюшин законнар үзгәреп торуын һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәмәүчеләргә карата штрафларның күп мәртә-бәләр артуын әйтте. Шуңа да иң нәтиҗәлесе – бу юнә-лештә көн саен конкрет эшләргә, хезмәткәрләрне махсус эш киемнәре, шәх-си саклану чаралары бе-лән тәэмин итеп кенә калмыйча, аларның кулланылуына ирешергә, буйсынмаучыларга кисәтүләр ясарга. Бу тәэсир итә. Тикшерүләр фаҗигаләрнең 90 процентын булдырмый калып булганлыгын күрсәтә. Шәһәрдә баручы берничә төзелеш объектында булган Ирек Мөхәммәтшин шушы элементар кагыйдәләрнең ни дәрәҗәдә үтә-лүен конкрет мисалларда күрсәтте. Җитәкчеләргә штрафлар гына түгел, дисквалификацияләү дә яный. Буада шундый тискәре мисал бар инде. Айрат Шә-фигуллин республикада 1 июльдән хезмәтне саклау буенча өчайлык игълан ителүен әйтте, буалыларның бу юнәлештә эшне мөмкин кадәр яхшыртып, бер генә бәхетсезлеккә дә юл куймауларын теләде.
Утырышта Әхмәт электромеханика заводы директоры Мәгъзүм Насретдинов эш шартларын һәм хезмәт-не саклауны яхшырту,  җи-тештерү травматизмын һәм һөнәри авыруларны киметү өлкәсендәге тәҗрибәләре белән таныштырды.
Социаль иминиятләштерү фондының 14 номерлы филиалы баш белгече Резеда Хисаметдинова иминиятләштерү тарифларына ташламалар (өстәмә-ләр) бирү, хезмәтне саклау буенча кисәтү чараларына средстволар бүлеп бирү һәм травматизм һәм һөнә-ри авырулар мәсьәләлә-рендә хәлне тотрыклыландыру турында сөйләде. Башка мәсьәләләр дә каралды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International