Урып-җыю эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары булмасын

2014 елның 25 июле, җомга
 21 июльдән уңыш җыю чорында хезмәтне саклау һәм куркынычсыз җитештерүне тәэмин итүгә багышланган айлык  старт алды. Аны ел саен үткәрү тикмәгә генә түгел, чөнки республика агропромышленность комплексы предприятиеләрендә урып-җыю эшләре вакытында бәхетсезлек очраклары кабатланып тора.
Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлегенең механикалаштыру буенча консультанты Рәис Юнысов әйтүенчә, районда узган елгы кыр эшләре вакытында андый күңелсез хәлләр булмаган. Әмма Ходай сакланганны саклармын, дигән. Шуңа да агымдагы урак барышында да эш бирүчеләр авыл хуҗалыгы формированиеләре хезмәткәрләренең һәм хезмәт килешүе төзүче гражданнарның сәламәтлеген кайгыртырга, моның өчен куркынычсыз эш шартлары булдырырга, хезмәтне саклау буенча  чираттан тыш инструктажлар үткәрергә, медицина каравы үтүне тәэмин итәргә тиешләр. 18 яше тулмаганнарны, хатын-кызларны, хезмәткә сәләте чикләнгән кешеләрне авыр һәм зарарлы яисә куркыныч эшләргә җәлеп итү тыела.  Тагын бер кат бөртек җыю комбайннарының, тракторларның, ашлык чистарту техникасының техник торышын тикшерү зыян итмәс. Анда төп игътибарны саклагыч кожухлар, капкачлар, очкын сүндергечләр булуга, яктырту приборларының төзеклегенә бирергә кирәк. Кыр эшләре вакытында техниканы махсус билгеләнгән урыннан читтә сакларга, кешеләрне әлеге максат өчен билгеләнмәгән транспортта ташырга, техника белән туры килүче таныклыгы булмаган затның идарә итүенә юл куярга ярамый.  
Ирекле янгын сүндерү формированиеләренең янгын сүндерү техникасы белән урынга чыгып тәүлек буе кизү торуын оештыру, янгын сүндерү техникасы су ала алсын өчен ясалма сулыкларга килү юллары ясау, су башняларын кирәкле җайланмалар белән җиһазлау да мәслихәт. Янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү шулай ук кешеләрнең иминлеген саклау, мал-мөлкәтне югалтмас өчен кирәк.  Кырга эшләрендә катнашучыларның барысы да янгынга каршы инструктаж үткән, ә техника янгын сүндерү  чаралары белән комплектлаштырылган булырга тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International