Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Җылыны жәен кайгырт
2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Беренче августка пар казаны биналары ягу сезонына әзер булачак, дип ышандыралар “Буа җылылык челтәрләре” җәмгыяте белгечләре. Шәһәрдәге 108 күпкатлы йорт 6 “котельный”дан җылытыла. Бүген аларда кышка әзерлек эшләре нинди этапка җиткән? Әлеге язмада шуны ачыкладык.
“Котельный”лар ни хәлдә
1 номерлы пар казаны бинасыннан шәһәрдәге “Тургай” сәүдә йорты тирәсендәге 64 объект “җылына”, шул исәптән 38е күпкатлы йортлар. Биредә яңа пар казаны урнаштырылган гына. Узган ел файдалы эш коэффициенты зур булган ике термотехник пар казанын монтажлау күп проблемаларны хәл иткән булган. Яшәүчеләр кыш көне квартираларда түбән температура булудан зарланмаганнар. . Язын – җылылык сезоны тәмамланыр алдыннан Жорес урамындагы 112 йортта яшәүчеләр бүлмәләрдә салкын булудан зарланганнар. Ремонттан соң хәл яхшырган. Хәзерге көндә “котельный”дагы пар казаннарын юдыру, 100 метрдан күбрәк озынлыктагы җылылык торбаларын, насосларын алыштыру, опрессовкалау кебек планлы эшләр төгәлләнеп килә.
2 номерлы “котельный”дан җылы шәһәрнең Арефьев, Б. Хмельницкий урамындагы 20 йортка, 7 объектка бирелә. Быел бинада электр челтәрләре тулысынча яңартылган. Әлеге ремонткаә 300 мең сумнан да күбрәк акча тотылган. Җылылык саклау ниятеннән торбаларның таушалган урыннарына ремонт ясыйлар. Шулай ук пар казаннары ремонтлана һәм юдырыла, җылылык җибәрүне көйләүче җиһаз – бикләгеч арматураның детальләре алмаштырыла.
Район үзәк дәваханәсе микрорайонындагы 3 номерлы “котельный”дан 12 йорт, 25 объект “туклана”. Быел анда 2 җылылык насосы алыштырылган. Шулай ук пар казаннарын юдыру, төзекләндерү, бикләгеч арматураның детальләрен алыштыру башкарылды.
Интернат-мәктәп янындагы 4 номерлы “котельный”дан шәһәрдәге 5 йортка, 9 объектка җылылык җибәрелә. Бинага косметик, җылылык насосларына капиталь ремонт үткәрелде. Узган ел яшәүчеләр квартираларында салкын булудан зарланган Титов урамындагы 14, Напольная урамындагы 31, 32 номерлы йортлардагы барлык фатирларга да ике контурлы пар казаннары урнаштырып бетергәннәр.
Хәзерге көндә бу котельныйда да агымдагы төзекләндерү эшләре бара.
М. Вахитов исемендәге гимназия артындагы 5 номерлы “котельный” шәһәрдәге 3 йортка, 16 объектка хезмәт күрсәтә. Пар казаннары яхшы хәлдә, ремонт таләп ителми, елдагыча, аларны юдырдылар гына. Җылылык насосларын, 50 метр озынлыктагы торбаларны алыштырдылар. Бикләгеч арматураның детальләре яңартылды.
Иң зур эш күләме шикәр заводы микрорайоныны тәэмин итүче 6 номерлы “котельный”да. Ул 30 йортны, 39 объектны җылыта. Пар казаннары яхшы хәлдә. Иң зур проблема – җылылык трассасы нык таушалган. 70 елдан күбрәк вакыт эксплуатацияләнгән 5 километрдан күбрәк озынлыктагы трассаны яңарту таләп ителә. Бүгенге көндә бу эш тулысынча башкарыла.
Соңиаль объектлар – беренче чиратта
“Кыят МППЖКХсы” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рәфәгать Хәсәнов белдерүенчә, алар карамагындагы социаль объектлар бүгенге көндә “әзерлек сызыгында”. Җәмгыять карамагындагы 44 “котельный”ның күбесендә барлык җиһазлар алыштырылган. Киләсе елга 60 проценттан да күбрәк таушалган пар казаннарын яңаларына алыштыру планга кертелгән.
Әлфинур Йосыпова.
Автор фотосы.
Ленар Яраханов, “Буа җылылык челтәрләре” ябык акционерлык җәмгыяте директоры:
- Бездә хәзер “кайнар” вакыт. Барлык ремонт бригадалары эшкә җигелгән. “Котельныйларда ремонт үткәрү белән беррәттән шәһәрнең Арефьев урамындагы 50 метр, Яшьләр паркындагы 120 метр озынлыктагы җир асты җылылык трассаларын яңаларына алыштыра башладык. Соңыннан төзелеш нормалары һәм кагыйдәләре нигезендә трассаларның барысын да су басымы белән сынаячакбыз. Кышын бернинди гадәттән тыш хәлләр булырга тиеш түгел. 1 августка әзерлек паспортларын тапшырырга ниятлибез. Шулай ук тиздән газ казаннарында эшләүчеләр өчен дә
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз