Тракторчы Зәйнәп

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Ватан сугышы елларында  ул чактагы Буденный районының “Столыпин”  колхозында эш-ләгән өч тракторчы кызның берсе Мәсхүдә апа Ульяновск шә-һәрендә, икенчесе Хәдичә апа  Ульяновск өлкәсенең Ишеевка бистәсендә яши. Өченчесе – Яңа Чынлы авылының барлык хатын-кызын трактор йөртергә өйрәткән Зәйнәп апа Әхмәтҗанова шәһәрнең Җиңүнең 65 еллыгы урамында гомер кичерә.
Галимҗан абый мирасы
Сугыш башланганда Зәй-нәпкә 16 яшь була. Бүгенгедәй хәтерли: ат җигеп йө-рүче малайлар кырда эшләүче халыкка сугыш башлану хәбәрен тараттылар. Шул ук көнне дүрт ир-егет фронтка китте... араларында әтисенең абыйсы Га-лимҗан да бар иде. Ә Зәй-нәпкә үзе эшли торган тракторын ышанып калдырды.
- “СТЗ”ны сиңа калдырасым килә, сеңелем, син булдырасың. Кайткач, кабат үзем утырырмын, дип әйтте үзе, - дип сөйли Зәй-нәп әби.
Кырык беренче елны колхозның барлык көзге чәчү-ен берүзе башкарып чыкты Зәйнәп. Әле дә хәтерли: сугышка кадәр ирләр белән беррәттән тракторны җилдереп йөртсә дә, абыйсына ярдәмчегә башка берәүне билгеләргә уйладылар, Зәйнәпнең техникада эшләргә яше җит-ми, диделәр. Хәзер менә бригадир үзе килеп Зәй-нәпнең башка кызларны да тракторда эшләргә өйрәтү-ен сорый. Ирләр юк. Берничә атнада кыз өч тракторчы “укытып чыгара”.
- Язгы чәчү вакытын да үзебез билгели идек. Күк күк-рәп, җылы яңгырлар явып киткәч җирләр күперә, туфракны кулга алгач, ул үзен-нән үзе таралып тора башлый. Менә шуннан соң ин-де тырмага, чәчүгә төшә идек -, дип хәтерли  ул авыр елларын.
Ачлык үзәккә үтте
Шулай да Зәйнәп әбинең йөрәген иң телгәләгәне ачлык иде. Өйдә апаларының эштән кайтканын сигез эне-сеңелесе көтә. Бер уч бодай, бер сынык ипи генә бирәсе иде нарасыйларга. Юк. Кырдан чыкканда галошларны да кагып чыгарга кушалар. Зәйнәп балаларның күзләренә күтәрелеп карарга да кыймыйча, урынына кереп ава иде. Ачтан үлүчеләр дә күп булды. Бервакыт  башаклар тулышкач 3 яшьлек төпчекләре Мөсфирә күрше кызына ияреп басуга китә. Анысына да 5 яшь кенә бу-ла әле. Башак җыя-җыя кызлар адаша. Күрше кызы юлны табып кайта, ә сеңелләренең үле гәүдәсен бер айдан табалар. Бу хәс-рәт әнисен бөтенләй аяктан ега.
Урып-җыю тәмамлангач, урманга агач кисүгә җибә-рәләр. Яз көне шул агачларны су юлы белән җи-бәргәч кенә, чәчү тәмамланганчы  кайтып җитә.
Галимҗан абыйсына сугыштан исән-сау кайтырга насыйп булды. Тик ике кулының да бармак башлары киселгән. Шөрепләрне борырга “кул” юк. Шунда абыйсы  Зәйнәпне икәү бергә эшләргә күндерде. Техника ватылса, кыз төзә-теп куйды. Шул рәвешле тагын биш ел “корыч ай-гыр” иярләде. Бишьеллыклар старт алгач хезмәт ике сменада оештырылды. Абыйлы-сеңелле техниканы бер минут тик тотмадылар. Сталин боерыгы бе-лән колхозның алдынгы хатын-кызларын бүләкли-ләр иде. “Столыпин”нан мактауга Зәйнәпне күрсәт-теләр. Район үзәгенә чакырып бик матур кофта белән итәк һәм бер кирпеч арыш ипие белән бүләкләделәр үзен. Шул ипине тизрәк гаиләсенә алып кайтып ашатасы килә аның. Үзе дә ач була, ундүрт чакрым юлны җәяүләп кайта-кайта берүзе ашап бетергәнен сизми дә кала.
Зәйнәп апа сөйләгәннәрне күз яшьләрсез тыңлап булмый. Ә үзен авырлыклар кырысландырган бугай. Егет характерлы тракторчы картайгач та ир-ат кебек нык булып кала белә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International