Бер ел элек срогы чыккан азык та сатылган

2014 елның 30 июле, чәршәмбе
Рөстәм Хәбибуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспециясенең Яшел Үзән Территориаль органының контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты:
- Район һәм шәһәр кибетләрендә ярты ел дәвамында үткәрелгән тикшерүләрдә гомуми суммасы 24900 сумлык саклану срогы чыккан товар табылды. Хәтта берсе-берсендә 5000 сумлык искергән товар асраучы “сәүдә нокталары” барлыгы ачыкланды.  Ә бер кибеттә азык-төлек продуктының ашарга яраклылык вакыты ...бер ел элек чыккан булган.  “Картайган” товарлар, гадәттә, без көндәлек куллана торганнар – ипи-булка әйберләре, сөт, сөт продуктлары, кондитер азыклары, казылык. Сөт продуктлары, балык, казылык ише ашамлыклар тиешенчә сакламаганда срогы чыкканчы ук бозылырга мөмкиннәр. Ә срогы чыккан азыкның куллану өчен яраксыз икәнлеге көн кебек ачык.
Ләкин, фактларга караганда,  бу хәл сатучыларны  барыннан да азрак борчый. Сатып алучыны бары тик үзегезнең уяу һәм игътибарлы булуы срогы чыккан товар сатып алу кебек күңелсезлектән саклап калачак. Ашыйкмыйча, иренмичә саклану срогын укыгыз. Әгәр бозылган азык-төлеккә юлыгасыз икән, сатып алмасагыз да, безгә хәбәр итәргә онытмагыз, чөнки намуссыз сәүдәгәрләр җәзасыз калмаска тиешләр. Бүлекнең адресы: Буа шәһәре, Ефремов урамы, 133 “А” йорт (“Айдар” кибетенең 3нче катында). Телефон: 3-52-81. Тикшерү материаллары Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенә җибәрелә һәм тиешле чаралар күреләчәк.

истә тотыгыз
2-4 градус җылыда саклаганда
ысланган, ыслап пешерелгән тавык түшкәләре һәм кисәкләре               72
кош итеннән камыр азыклары                                                                      24
чыгартылган иттән котлетлар, бифштекслар һ.б.                                       24
пицца, гамбургер, чизбургер                           24
эре кисәкле ит ярымфабрикатлары                       48
вак кискән ит ярымфабрикатлары                           36 сәгать саклана.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International