Полицейскийларда кунакта

2014 елның 1 августы, җомга
Полицейскийларда кунакта


Гадәттә кеше полиция бүлегенә йомышым төшмәсен, дип курка, ә менә район мәгариф идарәсе җитәкчелеге, мәктәп директорлары узган җомгада үзләре теләп ОВД бинасына килделәр. Биредә алар өчен махсус экскурсия оештырылды.


Кеше турында ...бармаклары “сөйли”
Педагогларның беренче “тукталышы” тәртип бозган балигъ булмаганнарны китерү бүлмәсе булды. Полиция бүлеге начальнигы урынбасары Люция Әхмәдуллова яшүсмерләр кылган җинаятьләр, аларны кисәтүче профилактик чаралар турында сөйләп узды. Уйландыра торган фактлар. Кизү тору бүлмәсендә алар Татарстан Эчке эшләр министрлыгының “Куркынычсыз шәһәр” программасы буенча куелган 10 видеокамераның эшчәнлеге, ГЛОНАСС системасы һәм полиция бүлегенә кергән мөрәҗәгатьләрне эшкәртү үзәге белән таныштылар. Электрон сенсор өслеккә кеше өч бармагын куюга аның турында барлык  мәгълүматны күрсәтүче “Папиллон” дактилоскоп сканеры барысының да күңелен җәлеп итте. Кеше турында бармак эзләре буенча сөйләүче әлеге могҗиза техника Идел аръягы районнарындагы полиция бүлекләре арасында бездә генә бар икән.


Камералар шомландыра
Тар коридор буйлап закон бозучылар тотылучы камераларга узгач мөгаллимнәрнең берсенең дә елмаясы килмәде, монда булырга Ходай язмасын, дип кабатладылар. Административ хокук бозуда гаепләнүчеләр өчен (спецпремниклар), җинаятьчеләрне вакытлыча (судка кадәр) тоту өчен изолятор камераларының соры диварларын, саран яктылык бирүче рәшәткәле тәрәзәләрен, тимер караватларны күреп күңелләр шомланды. Полицейскийлар вакытлыча тоткыннарның санитар-гигиена, ашау, якыннары белән күрешү бүлмәләрен, түбәсе рәшәткәле һавада йөрү урынын күрсәттеләр. Кыскасы, тоткыннар өчен биредә барлык уңайлыклар да тудырылган. Ир-ат педагоглар кызыксынып  полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илдус Закировтан Россиянең “кара” төрмәләре турында сораулар бирделәр.


Аннан кунаклар дүрт аяклы “полицейскийлар” –безгә таныш булган Урга, яшь һәм сизгер Альфа белән таныштылар. Экскурсия азагында аларны бүлек начальнигы Айрат Ханбиков үзе каршы алды. Ул коллегалары вазифаи бурычларын үтәгәндә куллана торган коралларны күрсәтеп, аларның һәрберсе турында тәфсилләп сөйләде һәм сөйләшү, фикер алышу өчен барчасын актлар залына чакырды.
Ике ведомство – полиция һәм мәгариф бүлеге вәкилләре киңәшмәдә иң четерекле темаларга – балаларны экстремистлыктан, наркоманлыктан, юл һәлакәтләреннән саклау мәсъәләләренә тукталдылар. Айрат Ханбиков бу ямьсез күренешләргә каршы бергә көрәшергә кирәк, дип белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International