Алда – кояшлы май түгел

2014 елның 1 августы, җомга
Барлык фермалар, чистартылып, агартылып, тәрәзәләр, улаклар, идәннәр, транспортерлар, җилләтү системалары төзекләндерелеп, 25 августка ачкычка тапшырылырга, ягъни терлекләрне ярым бәйләп асрау торышына китерелергә тиеш. Моны тормышка ашыру өчен тагын өч атна вакыт бар, азмы бу күпме?  
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Гөлнур Гыйбадрахманова әйтүенчә, быел барысына да графикка сыешыр өчен бик тырышырга туры киләчәк. Ремонт алдагы еллар белән чагыштырганда сүлпәнрәк бара. Моның төп сәбәбе төзелеш материаллары алуга акча җитмәүгә бәйле. Кайбер терлекчелек биналарында эш шу-ның аркасында ярты юлда калган, кайберләрендә башланмаган да. Бүген бары “Авангард” агрофирмасының, “Коммуна” чик-ләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең, “Ямбулат” авыл хуҗалыгы җитештерүе кооперативының гына вакытына өлгерәчәкләренә ышанырга була. “Авангард”та уңайлыклар тудыру өстендә дә эшли-ләр – азык таратучы техникага биналарга килү юлларын ясыйлар, мөгезле эре терлекләр симертү бүлегенә термоидәннәр урнаштыралар.    
Калганнарында җитешсезлекләр шактый. “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалында күп биналар әзерлек сызыгына китерелгән үзе, әмма бер бүлекчәдә дә бозаулату бүлекләре тиешле таләпләргә җавап бирми. Урыннардагы белгечләр өчен бу беренче чираттагы мәсьәлә булырга тиеш, чөнки малларның сакланышы шуннан башлана. Филиалның Иске Мәртле фермасында 200 баш савым сыерына исәп-ләнгән бина заманча сөт саву агрегаты урнаштыру өчен ярым сүтелгән хәлдә тора. Тизләтә төшмәсәң, кышка кадәр дә сузылырга мөмкин. Биредә тагын бозауларны салкын ысул белән үстерү өчен бина ясарга да кирәк, анысына керешмәгәннәр дә әле. Яңа сөт проводлары урнаштыру белән бәйле нәкъ шундый ук хәл агрофирманың 2 номерлы “Дружба” филиалының Ташкичү фермасына да хас. 3 номерлы “Нива” филиалының Нурвахит фермасында, шактый күләмле эш таләп ителеп тә, бер кадак та кагылмаган әле. Теңкәш фермасында бер бинаның түбәсен алмаштырганнар, калганнары чистартылган, агартылган. “Нива”ның бары Толымбай фермасына гына ремонт таләп ителми. “Ак Барс Буа”ның 4 номерлы “Вамин-Буа” филиалына, “Кыят” ачык акционерлык җәмгыятенә, “Бола” агрофирмасына да эшне ашыктыру зыян ит-мәс.
- Августтан соң кояшлы май түгел, ә яңгырлы көз айлары килә. Терлекләр дә  коры, җылы урында торырга тиеш, шул чакта гы-на продукцияне мул би-рәчәкләр. Моны барысы да беләләр, җиренә җиткереп эшләүчеләр генә аз,- ди Гөлнур Гыйбадрахманова.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International