Наркоманлыкка өндәүче …футболкалар

2014 елның 1 августы, җомга
Күптән түгел Яшел Үзән районы суды 43 яшьлек  хатын-кызны  наркотик матдәләрне пропагандалауда гаепләде. Ул наркотик үсемлек рәсеме төшерелгән футболкалар саткан.
Сатучының товарында нарколог-психолог экспертизасы “кәефләндергечкә реклама” күргән. Охшаш хәл безнең районда да булды. Наркоконтроль хезмәтчелегенең Буа районы буенча бүлекчәсе хезмәткәрләре шәһәр үзәк базарында сәүдә итүче чит район кешесенең наркотиклы үсемлек рәсеме төшерел-гән футболка сатып торганын күрәләр. Аның да гаебе расланды һәм штраф салынды.
Пропагандалаучы киемне киюче дә гаепле. Аларга 5 мең сумга кадәр штраф яный. Шул рәвешле кием-салым сатучылар гына тү-гел, сатып алучылар да товарга төшерелгән рәсем-нәргә игътибарлы булсыннар иде. Әгәр аларда наркотикларны пропагандалау ачыкланса, “мин белмәдем” дип акланулар коткармаячак. Рекламалы продукцияне һәм аны әзер-ләү җиһазын конфискацияләү белән физик затларга 5 мең сумга кадәр, вазифаи затларга 50 мең сумгача, юридик затларга 1 миллион сумга кадәр штраф салына. Ә юридик зат оештырмыйча гына эш-мәкәрлек белән шөгыль-ләнүчеләрнең эшчәнлек-ләрен 90 тәүлеккә кадәр административ туктату, шулай ук товарларын һәм җиһазларын алу каралган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International