Талпаннар “ауга” чыкты

2014 елның 1 августы, җомга
Быел районда 9 кешене талпан тешләде.  Шуларның өчесе балалар.
“Гигиена һәм эпидемиология үзәге” федераль дәүләт сәламәтлек саклау учреждениесенең Буа филиалы табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Лилия Хәсәнова әйтүенчә, зыян күрүчеләрнең берсе хезмәт вазифасы буенча урман полосасына баргач, икенчесе – пенсия яшендәге хатын-кыз бакчада чүп утаганда, калганнары (шул исәптән балалар да) табигатьтә ял иткәндә талпан һөҗүменә дучар булган. Хәзерге көндә аларның барысына да беренче медицина ярдәме күрсәтелгән.
Ничек сакланырга?
Табигатькә чыкканда ябык киемнәр кию беренче шарт. Кием кулны беләзектән кысып торырга, күлмәкне чалбар эченә, соңгысының балагын резин итеккә  кертергә кирәк. Ачык төстәге киемнәрне сайларга киңәш ителә, чөнки аларда менеп баручы бөҗәкләр яхшы күренә. Тәннең ачык урыннары булса,  даими рәвештә карап тору хәерле. Талпаннар култык астына, терсәкнең бөгелгән урыннарына “ояларга” яраталар. Җиргә утырганда калын тукыма җәяргә кирәк. Чөнки талпан җирдә, сирәк очракта тәбәнәк куакларда яши, күпләр фикер йөрткәнчә. өстән биек агачлардан очып төшми. Алардан саклануның тагын бер чарасы – махсус аэрозольләр, спрейлар, лосьоннар куллану. Өйгә кайткач мәчеләрнең, этләрнең дә йоннарын карау комаучауламас.
Талпан тешләсә...
Иң мөһиме паникага бирелмәскә. Әгәр дә якында гына медицина учреждениесе булмаса, озакка сузмыйча беренче үз-үзеңә ярдәмне күрсәтә башлау зарур. Аек акыл, чиста куллар белән җепне талпанның борынына киертеп бәйләргә, аннан әкрен генә тартырга киңәш ителә. Тешләгән урынны йод белән эшкәртергә кирәк. Табибка күренү шарт.
Талпаннар энцефалит һәм боррелиоз кебек куркыныч чирләр йоктырырга мөмкин.  Ике төр авыру да кискен башлана: талпан тешләгән урын нык кызара, көчле баш авырта, тән температурасы 39 градуска җитә, костыра башлый. Муен, җилкә, күкрәк һәм бил сызлый. Кичекмәстән, табиб чакыртырга кирәк. Чөнки чирнең икенче стадиягә күчеп, нерв, йөрәк, кан тамырлары, буын авыруларын, башка чирләрне китереп чыгаруы ихтимал.

Сүз уңаеннан, Татарстанда быел талпаннан зыян күрүчеләр саны узган ел белән чагыштырганда 1,4 тапкырга күбрәк. Республика медицина учреждениеләренә 3 180 кеше ярдәм сорап мөрәжәгать иткән. 2013 елның шушы чорында 2 165 очрак теркәлгән булган. “Алдынгылар рәтендә Тукай (288 очрак), Әлмәт (200 очрак), Бөгелмә (166 очрак), Зәй (139 очрак) районнары.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International