Яшьләр дә, өлкәннәр дә электрон китаплар укыйлар

2014 елның 8 августы, җомга
Узган ел ахырында Яңа Тинчәле авылы китапханәсе Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы игълан иткән “Иң яхшы авыл китапханәсе” конкурсында җиңү яулап, 100 мең сумлык грант откан иде. Быел бу акчага китапханәгә заманча төсле утлы музыкаль аппаратура кайтарылды.
Уңыш арты – уңыш
Китапханәнең бу беренче җиңүе генә түгел. 2010 елда китапханәче Гөлгенә Әбҗәлилованың укучыларны әдәбиятка тарту, авылда үткәрелгән чараларда актив катнашу, башкарылган хезмәтне теркәү, киләчәккә планнар кору буенча үзәк китапханә хезмәткәрләре ярдәмендә төзелгән “Яңа Тинчәле авыл китапханәсе базасында модельле китапханә оештыру” дигән проекты Мәскәүдә 500 мең сумлык грант отты. Грант акчасына китапханә модельләштерелде – компьютерлар, сканер, ксерокс, проектор, интерактив такта, яңа басмалар, электрон китаплар, сүзлекләр, белешмәләр кертелгән дисклар белән баетылды.  Әйтергә кирәк, бу елны Татарстанда 5 китапханә генә грант откан иде. Идел аръягы районнарыннан Яңа Тинчәленеке генә. Әлеге уңышка кадәр дә китапханә алдынгылыкны бирмәде. “Ел балалар китапханәсе” республика конкурсының “Авыл һәм балалар” номинациясендә өченче урынны алды. 2007 елда Гөлгенә Әбҗәлилова райондагы коллегалары арасында иң яхшы эшләүче буларак билгеләп үтелде.
Яше, карты биредә
Бүгенге көндә китапханәдә 12,5 меңгә якын китап бар. Шуның 400гә якыны электрон төрдә. Соңгысын яшьләр күбрәк укый. Өлкәннәр дә алар эзенә басып килә. Күрше авыллардан да киләләр. Олы буын укучыларының күбесе Зифа Кадыйрованың, Мәдинә Маликованың әсәрләрен компьютердан укыганнар. Шулай ук алар танылган язучыларның районга, авылга килүләре турындагы видеоязмалары белән дә бирегә килеп даими танышып баралар. Соңгы вакытта авылдашлары Йолдыз Шәрәпованың иҗатын тәкъдир итү уңаеннан компьютер графикасы ярдәмендә ясалган слайдны яратып караганнар. Китапханәдә уздырылган чараларда фильмнар, профилактик темаларга видеороликлар күрсәткәндә проектор һәм интерактив такта еш кулланыла.
- Матди база бай булгач эшләве күпкә җиңел. Кичәләр үткәргәндә хәзер яңа музыкаль аппаратураны да файдалана башлыйм. Укучыларыма бик ошый, - ди китапханәче Гөлгенә Әбҗәлилова.

Зәүҗия Төхфәтуллова, пенсионер:
-Китаплар кулдан-кулга йөргәч, яраткан әсәреңне вакытында укый алмый идем. Хәзер электрон китап дигәннәре бик яхшы. Теләгән әсәреңне теләсә кайсы вакытта китапханәгә килеп компьютердан укый аласың. Әле күптән түгел генә Зифа Кадыйрованың “Сагынырсың, мин булмам”, Мәдинә Маликованың “Арыш тәме” әсәрләрен укыдым. Айгөл Хәсәнова, укытучы:
- Рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләгәнгә электрон сүзлекләр, белешмәләр карарга дип китапханәгә еш керәм. Аннан мәктәп программасына кертелгән әсәрләр буенча фильмнарны алып, дәрестә күрсәтәм. Быел Лев Толстойның “Сугыш һәм тынычлык”, Федор Достоевскийның “Җинаять һәм җәза”, Михаил Булгаковның “Мастер һәм Маргарита” әсәрләре буенча төшерелгән фильмнарны укучылар бик яратып карады.
Сүз уңаеннан, 2008 елдан бирле районда барлык китапханәләр өлешчә модельләштерелде, хәзерге аларның барысында да компьтерлар, күпфункцияле (сканер, ксерокс, принтер) җиһаз бар.
Быел районга, республика бюджетыннан бүлеп бирелгән 400 мең сумга милли китапханә аша 3 мең данә китап җибәрелде. Узган ел 1,1 миллион сумга 10 мең данә китап кайтарылды. Барлыгы 15 төр матбугат басмаларына язылу өчен район бюджетыннан 600 мең сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International