Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Буада халык җыены
2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Узган шимбәдә шәһәрдә “Бердәм Россия” партиясе әгьзалары катнашында халык җыеннары узды. Очрашуда халыкны борчыган проблемалар тыңланды, аларның районны, республиканы үстерү буенча тәкъдим-фикерләре тыңланды.
Буаны үстерүдә буалылар да катнашсын
Яңа гына корылган зур сәхнә тирәсенә иртәнге якта ук халык җыела башлады. Ике урында җәмәгать кабул итүе “нокта”лары булдырылган. Анда да буалылар активлык күрсәттеләр – алар үзләре яши торган җирле территорияне нинди итеп күрергә теләүләре турындагы язмача тәкъдимнәрен махсус әрҗәләргә салдылар.
- Хөрмәтле буалылыр, “Бердәм Россия” партиясе Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның гражданнарның җирле территорияне үстерү планнарын эшләүдә катнашуын тәэмин итәргә дигән наказын үтәп, һәр шәһәрдә, районда һәм бистәдә халык җыеннары үткәрү буенча масштаблы эш башлады. Бүгенге җыенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар катнашында “Бердәм Россия”нең киләсе бишьеллыкка планында сезнең дә фикер-тәкъдимнәрегез чагылыш тапсын өчен җыелдык. Кыскасы, районның үсешен, аның территориясенең уңайлылыгын, тормышыбызның тагын да яхшыруын без бергәләп хәл итәргә тиешбез, - дип аңлатты очрашуның сәбәбен муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов. Җыенда Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар – Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук саклау буенча Комитеты рәисе Шакир Яһүдин, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты Аппаратының хокук идарәсе начальнигы Рәшид Гафиятуллин, “Кощак” авыл хуҗалыгы предприятиесе чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Ринат Гайзатуллин да катнаштылар. Алар үз чыгышларында “Бердәм Россия” сәяси партиясенең төрле программалар буенча башкарган эшләре турында сөйләп, киләчәктә дә шушы курсның дәвам иттерелүен әйттеләр. Бүгенге көндә республикада 40тан күбрәк программа гамәлгә ашырыла. “Бердәм Россия” партиясе Татарстанда федераль, региональ һәм җирле дәрәҗәдәге 90лап проектны гамәлгә ашыра. Алар барысы да социаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Бу буш сүзләр түгел. Бүгенге көндә районда “Чиста су” программасын реализацияләү, мәдәният сарайлары, авыл клублары, мәктәпләр, балалар бакчалары төзү һәм ремонтлау бердәмроссиялеләр ярдәмендә башкарыла.
Халык актив булды
Аннан соң мәйданга җыелган халык “телгә килде”. Мәдәният идарәсе баш белгече Роберт Гордеев районга заманча мәдәнтят йорты кирәклеге турында белдерде. Азат Айзетуллов шунда ук сөенечле хәбәрне җиткерде: шушы көннәрдә генә Россия Мәдәният министрлыгы булышлыгы белән Буада яңа мәдәният сарае төзү реестрга кертелде. Мәдәният өлкәсендәге уңышларыбыз күп булса, 2015 елга 500 урынга испләнгән яңа бина төзелә башлар дигән өмет бар, дип белдерде ул.
Боерган авылы клубы мөдире Ольга Юркина киләчәктә авыл мәдәният учакларын капиталь ремонтлау программасы булырмы, дип кызыксынды. Аның соравына каршы Азат Айзетуллов районда ел саен социаль билгеләнүдәге объектларда капиталь ремонт эшләре алып барылуын әйтеп китте. Параллель рәвештә 3 елда дүрт яңа клуб төзелде.
- Әкренләп авыл мәдәният йортларына да чират җитәчәк, - диде ул.
“Аленушка” балалар бакчасы мөдире Татьяна Михеева исә балалар бакчаларын ремонтлау өчен махсус программа көтелмиме, шәһәрдә яңа балалар бакчасы төзеләчәкме, дигән сорау белән чыкты. Район башлыгы районның үз көче белән ел саен шәһәр балалар бакчаларында ремонт эшләре алып баруын әйтте. Киләчәчәктә шәһәрнең Бикмураз авылына табан яңа бистәсендә, Көнбатыш бистәрдә яңа балалар бакчалары төзү планнары турында сөйләде. Якын киләчәктә шәһәрдә яңа мәктәпләр дә салырга туры килмәгәе әле – районда бала тууда үсеш күзәтелә.
Сәләтле балалар өчен лицей-интернатның физкультура укытучысы Вячеслав Шурбин район спортчыларының төрле ярышлардагы уңышларын атап, 2000 елдан бирле капиталь ремонт күрмәгән үзәк стадионны ремонтлау һәм ясалма өслекле футбол кыры булдыру проблемасын күтәрсә, “Арктика” боз сарае директоры Айрат Юнысов спорт мәктәбенә яңа автобус алырга ярдәм итүләрен сорады. Район үзәк дәваханәсенең проблемаларын гомум практика табибы Гүзәл Хәбибуллина әйтте:
- Мәгълүм булганча, үзәк дәваханә Татарстанның Идел арягы районнары халкына медицина ярдәме күрсәтү үзәге булып тора. Дәвалау-диагностикалау базасы киңәю белән нәтиҗәле эшләү өчен мәйдан җитми башлады. Полликлиниканы шәһәрдәге буш бинага күчереп, бу проблеманы чишү мөмкинлеге бар. Тик анда ремонт таләп ителә. Сездән әлеге объектны “Татарстан Республикасында 2013-2016 елларга халыкка беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтүне яхшырту” максатчан программасына кертүегезне сорыйбыз, - диде ул кандидатларга мөрәҗәгать итеп. Җыенда башка мәсьәләләрне күтәрүчеләр дә булды.
Соңыннан йомгаклау сүзе алып, Азат Айзетуллов болай диде:
- Районны үстерү буенча фикерләрне белдерә алу бик әйбәт. Барлык тәкъдимнәр теркәлеп, хәл итү өчен партия карамагына тапшырылачаклар. Җыенда шәһәрдә яңа балалар бакчасы төзү турында сүз күтәрелде. Моны хәзер үк тормышка ашыру һәм партиягә аны реализацияләргә кушу мөмкинлеге бар. Әлеге тәкъдимне партиянең эшчәнлеге планына кертергә һәм җыенның карарында беркетергә тәкъдим итәм. Халык җыены инициативаны хуплый, - дип белдерде.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз