Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Спорт сөючеләрнең үз “казаны”
2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Физкультурачы көненә багышланган чаралар, район үзешчәннәре һәм Казаннан “Зөләйлә” төркеме башкаруында җырлар, үзебезнең “Гольфстрим” кызларының биюләре белән дә үрелеп барды.
Бу көн спортта уңышларга ирешкәннәрне тәбрикләү өчен бер форсат. Сәхнә түренә иң элек Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы тарафыннан билгеләп үтелүче райондашларыбыз чакырылды. Азат Айзетуллов “Яшьлек” спорт мәктәбенең баскетбол буенча тренеры Илдус Җәләлетдиновка “Физик культура һәм спорт отличнигы” билгесен, Әлши урта мәктәбенең физкультура укытучысы Владимир Ложковка, Түбән Наратбаштан Индус Вилдановка, Әлкидән Айдар Сәлаховка, Яңа Чәчкаптан Рәфис Садыртдиновка, “Яшьлек” спорт мәктәбенең волейбол буенча тренеры Наталья Зеленовага министрлыкның Мактау грамоталарын, шәһәрнең Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәбе укытучысы Александр Давыдовка Рәхмәт хатын тапшырды. Муниципаль район башлыгының Мактау грамоталарына һәм истәлек бүләкләренә Воронеж өлкәсендә узган унынчы Бөтенроссия җәйге авыл спорт уеннарында уңышлы чыгыш ясаган Флера Хәлимова, Чулпан Миначева, Марат Вәлиуллин, спортны үстерүгә зур өлеш керткән өчен “Яшьлек” спорт мәктәбе өлкән методисты Лилия Заһидуллина, "Батыр" спорт мәктәбенең самбо һәм дзюдо буенча тренер Альбина Вәлиуллина лаек булдылар. Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ленар Вәлиуллин волейбол, армрестлинг буенча республика чемпионнарын һәм
спорт ветераннарын бүләкләде.
Спорт бәйгесеннән көчеңне күрсәтмичә кайтып китү дә дөрес булмас иде. Монысына да урын бирелде. Стартка беренче булып аркан тартучы егетләр чыктылар. Тиз арада өчәр кешелек сигез команда тупланды. Тамашачылар бар көчләренә кычкырып әле бер, әле икенче командага көч биреп тордылар. Аларның булышлыгы һәм үзләренең тир түгүләре белән беренчелекне Татар Буасы авыл җирлеге егетләре алды, икенчедә – “Буа газы”, өченчедә Югары Лашчы авылы командалары. Татар Буасы спортчылары башка ярышларда да бүләкләрне “эләктерделәр” – Сергей Майоров кул көрәшендә җиңде, ә командадашы Рөстәм Төхфәтулин анда икенче, гер күтәрүдә исә беренче булды. Әхмәт электромеханика заводыннан Радмир Бәдретдинов ике төрдә дә өченче урын алды. Иң көчле беләклеләр арасында мәктәп уксысы да бар – 2 номерлы лицейдан Рафаэль Кәлимуллин гер күтәрүдә икенче нәтиҗә күрсәтте. Хатын-кызлардан армрестлингта җиңүчеләрне тамашачылар алдан ук билгеләп куйдылар. Флера, Чулпан һәм Гүзәл Шәрәпова әлегә үз араларына башкаларны кертмиләр, диләр. Көчле беләкле гүзәл затларыбыз урыннарны нәкъ шул тәртиптә бүлештеләр дә.
- Көчем булса да, мәлен белеп бетермим, бу юлы катнашмадым әле, яхшылап әзерләнәм,- ди Буадан исемен әйтергә теләмәгән бер хатын-кыз. Шундый спортчылар арасында киләчәктә Сезне дә башкаларны да күрергә насыйп булсын!
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз