Уңышның яртысыннан күбрәге җыелды

2014 елның 13 августы, чәршәмбе
Район хуҗалыкларында урак тулы көченә бара – 12 августка ул барлык мәйданның 59 процентында төгәлләнде.
Аерым культуралардан уҗым бодае, арыш, тритикале тулысынча, борчак 99 процентта җыеп алынды.  Ындыр табакларына 85159 тонна ашлык кайтарылды. Һәр гектардан алынган уртача уңыш күләме 26,3 центнер тәшкил итә. “Коммуна”да ул 35,6, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалында – 32,4, “Ямбулат”та – 32,1, “АгроНур”да 30,1 центнерга тиң.
Башка кыр эшләреннән 16521 гектарда уҗым культуралары өчен туфрак әзерләнде, 13728 гектарда туфракны төп эшкәртү үткәрелде, 20146 гектарда салам җыелды һәм 12204 тонна эскертләнде. Һәр шартлы баш терлеккә 16,9 центнер азык берәмлеге хәстәрләнде
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International