Мәктәп яши – киләчәк бар

2014 елның 15 августы, җомга
Иске Тинчәледә капиталь ремонттан соң мәктәп ачылды. Бу истәлекле көн мәктәп коллективы, укучылар өчен генә түгел, Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза, Иске Суыксу Выселкасы авыллары халкына да зур тантанага әверелде.
Беренче булып сүз алган укучылар җыр-шигырьләре аша шушындый зур бүләк ясаган район җитәкчелегенә, төзүчеләргә рәхмәт әйт-теләр, кунакларны сәламләделәр. Муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов яңа уку елы башланганчы әлеге программа буенча төзекләндерелгән тагын өч – Иске Суыксу, Боерган, Чуаш Киштәге мәктәпләре коллективларын да шатлыклы вакыйга көтүен, Шәмәктә яңа башлангыч мәктәпнең инде файдалануга тапшырылуын әйтте. Иске Тинчәледә дәүләт биргән акчага район Советы да 3 миллион сумга якын акча өстәгән.

- Республикада халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга юнәлтелгән күп-санлы программалар эш-ли, район аларның барысында да катнаша һәм катнашачак. Бары тик алар файда гына китерсен, кулланучысын тапсын. Шушы ук бинада урнашкан балалар бакчасы беркайчан да бушамасын, аннан мәктәп бусагасын атлап кергән укучылар файдалы, уңган кешеләр булып җитешсеннәр һәм туган авылларына хезмәт итсеннәр,- диде ул. Капиталь ремонтны җиренә җиткереп башкарган “ПМК-5” җәмгыяте төзүчеләренә рәхмәт әй-теп, штукатур-буяучылар Алия Фәттаховага,  Гөл-сирә Фәткуллинага, автомобиль йөртүче Искәндәр Идиятуллинга, электр бе-лән эретеп ябыштыручы Илдар Вәлиуллинга Мактау грамоталары тапшырды.
Җыелган халыкны бу шатлыклы көн уңаеннан Татарстан республикасы Дәүләт алкоголь һәм кулланучылар хокукларын яклау инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, “Кощаково” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыятенең директорлар Советы рәисе, күрше Яңа Тинчәле авылында туып үскән Ринат Гайзатуллин, “ПМК-5” җәм-гыяте директоры Фәрит Салихов та тәбрикләде-ләр, авылда балалар саны кимемәвен, мәктәпнең озак еллар хезмәт итүен теләделәр. Ринат Гайзатуллин балачак, яшьлек елларын, ике авыл балаларының дус-тату булып яшәүләрен дә  искә төшереп алды.
- Беренче сыйныфка өч кенә бала керүен белгәч бераз моңсурак та булып китте.  Тик авылга яшьләр кайтыр дип ышанам. Дә-үләт программалары иң элек шуны күздә тота бит,- ди ул. Ә булачак беренчеләрне, аларга “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында әзерләнгән мәктәп букчалары, уку кирәк-яраклары тапшыру моментын   халык алкышларга күмде. Бу көнне ремонт башланган гыйнвар аеннан бирле көткән мәк-тәп директоры Зөлфия Сәлимҗанова җитәкчелеккә, төзүчеләргә ихлас рәхмәтен җиткергәннән һәм ун бармаклары белән матурлык тудырган хатын-кызлар бригадасына бү-ләкләрен тапшырганнан соң барысы да эчкә уздылар. Кемнән генә сорама, барысы да мәктәп, балалар бакчасы танымаслык булып үзгәргән, уңайланган диләр.
- Без биредә еш кунак, төрле кичәләргә очрашуларга чакыралар. Хәзер тагын да шатланып, ашкынып килербез инде, илләр-көннәр генә тыныч булсын,- диләр озак еллар мәктәптә укыткан Роза апа Габбазова белән Нурһания апа Төхфәтуллина. Берничә ел техник хезмәткәр булып эшләгән Роза апа Низамованың үз соклануы:
-Агач идәнне ничә кат юсаң да ак эзләр кала иде,- ди. Укучыларның күпчелеге дә сыйныфларына кереп, парта артларына утырып карадылар. Балалар бакчасына йөрүче сабыйлар да сагынганнар – бүл-мәләренә бик тиз хуҗа булып алдылар, уйнарга керештеләр. Сүз уңаеннан,  бакчага 17 бала йөри, мәктәптә 60 укучы белем ала,  димәк, авылның яшәячәгенә өмет бар әле.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International