Made in Буа: төзелеш товарлары үзебездә җитештерелә

2014 елның 15 августы, җомга
Узган якшәмбедә районның төзелеш оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре шәһәр үзәгенә – Төзүче көненә багышланган бәйрәмгә җыелдылар. Анда төзелештә  кулланылучы төрле эшләнмәләр күргәзмәсе белән танышырга да мөмкин булды.
Рәтләргә тезелгән  товарларны, аларның тулы коллекциясен фотосурәтләр-дә күргәч,  болар бар да үзебездә җитештереләме, дип аптыраучылар да булды. Сокланырлык та шул – төрлелектән күзләр камаша! Төзүчеләрне котларга килгән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов та иң элек анда куелган товарлар белән танышты. Һәрберсе  янына тукталып, эшләре белән аерым кызыксынды.
- Мин үзебезнең райода шундый зур ассортиментта үз йортлары белән яшәүчеләр өчен дә, оешма-предприятиеләр өчен дә сорау зур булган товар җи-тештерүчеләр булу өчен бик шатмын. Дөресен генә әйткәндә, кайбер эшләнмәләрне беренче күрүем. Мондыйлар тагын да бар икән, димәк,  продукция ту-рында мәгълүмат кирәк дәрәҗәдә халыкка җиткерелми,-  дигән фикер дә белдерде ул  эшмәкәрләр белән сөйләшкән арада. “Комплект-сервис+” җәм-гыяте директоры Равил Җамалетдинов үзләрендә җитештерелгән металлополипропилен торбаларның  уңайлылыгы һәм җы-лыны озак саклавы белән отышлы булуы турында тәфсилләп сөйләде. Аңлаешлы мәгълүмат шунда ук кайберләрендә кызыксыну уятты. Шәһәрдән Евгений Васильев   ун елга якын бетоннан  рәшәткәләр, бордюрлар, тимер эшлән-мәләр, төрле төсләрдәге тротуар, тышлау плитәләре, чәчәк савытлары җи-тештерә. Хуҗа бигрәк тә җәй айларында  аларга сорау зур булуын әйтә. Аннан ерак түгел рәтләргә куелган мунча мичләре белән кызыксынучылар шулай ук күп булды. Күргәзмәне карап чыкканнан соң Азат Айзетуллов һәр эш мактауга гына лаек дип, барысына да  уңышлар теләде.
Аннан бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды.  Азат Айзетуллов районның тө-зелештә ирешкәннәрен саннарда бәян итте. Бу уңышлар бары сезнең тырышлыгыгыз нәтиҗәсе дип, иң-иңнәрне сәхнәгә чакырды. “ПМК-5” чик-ләнгән җаваплылыклы җәмгыяте автокранчысы Әсгать Вәлиевкә, йөртүче Мөниб Гайнуллинга, штукатур-буяучы Люция Сабирҗановага, электр белән эретеп ябыштыручы Наил Гобәйдуллинга, “ПМК-6” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятеннән оста Инсаф Абзаловка, штукатур-буяучылар Алсу Сираҗевага, Людмила Кузьминага, балта осталары Айнур Фатыйховка, Энсаф Каюмовка, “Строй Гарант” җәмгыяте йөртүче Марс Сабитовка, “Буа МСО”сы ябык акционерлык җәмгыяте йөртүчесе Радик Хәйбулловка Татарстан Республикасы Тө-зелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамоталарын һәм бүләк-ләрен тапшырды. Тагын бер төркем төзүчеләр Буа муниципаль районы башлыгының Мактау Грамоталарына лаек булдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International