“Комбайн” операциясе бара

2014 елның 15 августы, җомга
Хуҗалыкларда урып-җыю эшләренең иң кызган чагы бүген – бар көчләр шуңа юнәлтелгән. Тик игенче авыл хуҗалыгы техникасын эксплуатацияләү таләпләрен төгәл үтәгәндә генә уңышны югалтуларсыз җыеп алып, югары күрсәткечләргә ирешеп булганын аңласын иде. Буа һәм Чүпрәле районнары буенча дәүләт техника күзәтчелеге бүлекләре берләшеп үткәрүче “Комбайн” профилактик операциясе нәкъ шушы максатка юнәлтелгән дә инде.
Аның барышында  бөртек җыю комбайннары теркәү кәгазе, техник карау узуга таныклыгы булуга, янгын сүндергечләр, медицина аптечкалары, су сыемнары, янгын сүндерү җайланмалары белән комплектлаштырылуга, шулай ук механизаторларның әлеге төр техника белән идарә итүгә рөхсәт категориясе булуга сайлап алып тикшерелә. Шулай ук комбайнның техник торышы – ягулык, майлар акмавы, тавыш, яктырту җайланмаларының төзеклеге һәм башкалар күздән кичерелә. Бүгенге көнгә ике районның дүртәр хуҗалыгында, аерым алганда, Буаның “Ак Барс Буа” агрофирмасының 3 номерлы “Нива” филиалында, “Авангард”, “Бола” агрофирмаларында, “Коммуна” җәмгыятендә  булдык, 18 комбайнны тикшердек. Һәр районда куркынычсыз эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу буенча өчәр беркетмә тутырылды. Җитешсезлекләр ачыкланганда, андый техниканы эксплуатацияләүгә юл куйган хуҗалыклар җитәкчеләренә, башка вазифаи затларга административ йогынты чаралары кулланыла.
Берочтан шәхси секторда авыл хуҗалыгы техникасы хуҗаларына техник карауны үткәрү срогы 31 августта төгәлләнүен җиткерәсем килә. Билгеләнгән вакытка сыешмаучыларга шулай ук Россия Федерациясе административ хокук бозулар турындагы кодексында каралган   җәза кулланылачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International