Эшләүче мәнфәгате якланганмы?

2014 елның 15 августы, җомга
Татарстан Республикасы һөнәр берлекләре федерациясе көне уңаеннан семинар-киңәшмә узды Буада.  Анда федерация рәисе урынбасары Татьяна Васильева да катнашты.
Зал районның һөнәр берлекләре активлары, оешма-предприятиеләрдәге кадрлар буенча белгечләр, хокук һәм хезмәтне саклау вәкилләре белән шыгрым тулган иде. Беренче сүзне республика кунагы алды.
Татьяна Васильева әй-түенчә, узган ел төзелгән Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының, эш бирүчеләр берләшмәләре Координация советының, һөнәр берлекләре Федерациясенең уртак республика килешүе халыкның тормыш шартларын яхшыртуга юнәлтелде. Моннан тыш, күптармаклы, территориаль, коллектив килешүләрендә куелган социаль-икътисади характердагы бурычлар үтәлде. Мәсәлән, Татарстанда күпчелек тармакларда эшләүчеләрнең уртача хез-мәт хакы 12,9 процентка үсте. Аерым алганда, укытучыларныкы 17, табибларныкы – 25, мәдәни өлкәдә эшләүчеләрнеке 27 процентка артты. Медицина буенча да һөнәр берлекләре әгъзаларына ярдәм күрсәтелеп килә – узган ел бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә санаторийларда дәвалану өчен 100 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Татьяна Юрьевна шулай ук оешма-предприятиеләрдә хезмәтне саклау  мәсьәләләренә дә тукталып үтте. Узган ел эшчеләр хокукларын бозуның 7365 очрагы читләштерелгән, бу максатта һөнәр берлекләре федерациясенең хокукый инспекторлары 552 суд эшендә катнашкан.
- Кызганычка каршы, хез-мәт урынында эшчеләрнең иминлеген саклау проблемасы әле дә актуаль булып кала бирә. Моннан ике ел элек сезнең районда ши-кәр заводында булган бәхетсезлек республиканың күп кенә оешма-предприятие җитәкчеләрен бу мәсьәләгә җитди карарга мәҗбүр итте, - диде Татьяна Васильева.
Доклад ахырында ул һөнәр берлекләре эшчәнлегендә ирешелгән уңышларны гына түгел, әле бүгенге көндә ахыргача хәл ител-мәгән мәсьәләләрне дә атады. Боларга ул республикадагы һәр бишенче кешенең (бигрәк тә авыл хуҗалыгы, җиңел промышленность өлкәсендә эшләүчеләрнең) хезмәт хакы яшәү минимумыннан аз булуын, эшче вакансияләрнең күп булуын, шул ук вакытта эшсезләрнең күпчелеге югары белемле, аларның мондый аз түләнә торган хезмәткә ризалашмавын кертте.
Әлеге темаларны киңрәк яктырту максатында федерациянең башка вәкилләре дә халык алдында чыгыш ясады.
Районда 20 елдан артык һөнәр берлекләренең Координация Советы эшли. Аның җитәкчесе Рәшит Сираҗиев. Совет составына 12 һөнәр берлеге комитеты керә. Аларда 8 меңнән күбрәк әгъза исәпләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International