14 август көнне Буа муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Гармония” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм курсәтү булеге белгечләре балигъ булмаган яшүсмерләр белән эш итүче хезмәткәрләр белән бергә кичке рейд оештырдылар. Рейд барышында 15 гаилә, аларда 26 бала тикшерелде.
Рейдның нәтиҗәсендә гаилә әгъзалары белән, балаларга карата шәфкәтсезлек өчен ата-аналарның җаваплыклары турында профилактик әңгәмә уткәрелде. Балаларны тәрбияләү буенча тәкъдимнәр бирелде.