Балыкчы әби
73 яшьлек Зөбәйрә әби Хәсәнҗанованың өйдә утырырга да, авырырга да вакыты юк: ул таң әтәче белән уянып ...балык тотарга йөгерә.
Әбекәйне эзләп Каенлык авылына баргач та, өендә туры китереп булмады. Капка бикләгән.
- Зөбәйрә апа балыкта, сәгать уннар тирәсендә генә кайта. Ул ике күлнең берсендә булырга тиеш, - диештеләр күршеләре.
Әбине Олы Саз дигәнендә эзләп таптык. Көзге кебек җәелеп торган су янында берүзе балык каптыра.
-Калкавычым селкенеп китте иде, балык капты дип белдем, сезнең аяк тавышыннан курыкты ахры, - Зөбәйрә әби мине шундый сүзләр белән каршылады, тынычлыкны бозуым ошамады булса кирәк. Хәер, ничава гына эләктергән карплар белән чиләк чак кына тулмаган.
- Бер чакны бер килолы карп эләкте. Балаларым белән кыздырып ашадык. Минем балыкчы булуыма алар каршы түгел. Туган көнемә төрле-төрле кармаклар бүләк итәләр, - дип сөйләде әби. Шулай да балыкчы стажы зур түгел әле аның – бер ел да юк. Ләкин инде кармак салу мәлен белә: ферма янындагы тирестән суалчаннар җыеп кайта. Ләкин күпме балык эләгүе мөһим түгел, табигатьтә түгәрәк күл өстенә карап, куаклар шаулавын тыңлап сәгатьләр үткәрүе ничек ләззәтле.
- Ник мине балык тотарга кечкенәдән өйрәтмәгән-нәр? Ач тамакка йокларга яткан чаклар күп булды. Нишләп безне әти-әни кармак тоттырып күл буена җибәрмәде икән? - дип уйлый әби кармак сала-сала.
Ул бит әле балыкчы гына түгел, умартачы да. Уннан күбрәк умарта оясы бар. Үзенә, балаларына, туганнарына, күршеләргә җитәрлек бал аерта. Гомере буе фермада сыер савучы, бозаулар караучы булып эшләгән Зөбәйрә әби кышын да ялны белмәгән – күп еллар буе сарык йонын тетеп, якыннарына киез итек баскан. Үз итекләрен киеп рәхәтләнә әби, салкын көннәрдә дә туңуны белгән юк: ишегалдында карны да түгә, терлеген дә карый, кирәк булса ерак юлга да чыгып китә.
Гадәттә, ике әби бергә очрашса, кан басымына, йө-рәк какшауга, тез авыртуга, тагын әллә нәрсәләргә зарланырга тотыналар. Ә Зөбәйрә апаның үз-үзенә кызык шөгыль таба белүе, шау-шудан, буш сүзләр-дән, гайбәтләрдән качып табигатьтә булырга яратуы сокландырды да, га-җәпләндерде дә. Аңа сәламәтлек, озын гомер, балалар, оныклар рәхәте телибез.