Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның III Республика “Балкыш” фестиваленең зональ этабы

2014 елның 22 августы, җомга

Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның III Республика “Балкыш” фестиваленең зональ этабы

20 август көнне Буа шәһәрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70-еллыгына багышланган Татарстан Республикасы ветераннары арасында үзешчән башкаручыларның III Республика “Балкыш” фестиваленең зональ этабы узды.

“Балкыш” фестивале Татарстан Республика ветераннарының иҗтимагый оешманың республика советы теләге буенча  уздырыла. Аның максаты -республикадагы халыкларның милли традицияләрен саклауда өлеш кертү һәм үзешчән талантларны ачыклау.

Зональ смотр Буа муниципаль районының идарә органнары, мәдәният бүлеге, социаль яклау бүлеге ярдәмендә оештырылды һәм уткәрелде. Чарага Буа муниципаль районындагы комплекслы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясе “Гармония”дә эшләп килүче  “Яшүсмер” клубының волонтерлары да җәлеп ителде.

Фестивальдә Буа, Апас, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кайбыч, Кама Тамагы һәм Тәтеш муниципаль районарыннан килгән иҗади ветеран коллективлары саныннан 300 кеше катнашты.

Әзерләнгән номерлар профессионализм һәм югары дәрәҗәдәге хәзерләнүе белән аерылып торды.

Фестивальнең зональ этабының җиңүчеләрен жюри әгъзалары ачык тавыш бирүе белән билгеләделәр.

«Балкыш» республика фестиваленең катнашучы дипломнары 8 район иҗади ветеран коллективларына тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International