Буада кабат “өй туй”лары – капиталь ремонттан соң Иске Суыксуда балалар бакчасы да урнашкан урта мәктәп, шәһәрдә “Ак каен” балалар бакчасы ачылды. Буалыларның бу шатлыгын уртаклашырга Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков та килде.
Иске Суыксу мәктәбе каршындагы мәйдан тантанага килгән укучыларны, укытучыларны, ветеран укытучыларны, хезмәткәрләрне, авыл халкын көчкә сыйдырды. Барысы да матур бәйрәмне күреп калырга тели. Ничә буын балаларны олы тормыш юлына чыгарган өч катлы искитмәле зур уку йорты ярты ел эчендә танымаслык булып үзгәргән. Моның өчен 14 миллион сум акча “Гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау” программасы буенча республика бюджетыннан бирелсә, тагын 10 миллион сумы “Төньяк-Көнчыгыш магистраль нефть үткәр-гечләре” ачык акционерлык җәмгыяте бүләге. Искесуыксулыларны бу көн белән тәбрикләгән муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов иң элек аның генераль директоры Рифкать Хәкимовка зур рәхмәтен җиткерде.
- Бу авыл башкалар алдында бер башка өстен бүген, соңгы ике ел эчендә биредә бик күп социаль объ-ектлар ачылды – җәмгысе 50 миллион сумнан күбрәк акча бүлеп бирелде. Аларның рәхәтен күреп яшәгез, - диде ул үз чыгышында. Илдар Халиков буалыларга Татарстан Президенты, Дәүләт Советы, Республика хөкүмәте исеменнән сәламнәр, котлаулар тапшырды.
- Балалар мәктәп бусагасын атлап керергә санаулы көннәр калды. Бүген без янында басып торучы мәктәп республикада тулы капиталь ремонт үткәрелүче 150ләп мәктәпнең берсе. Тагын бер кат “Төньяк-Көнчыгыш магистраль нефть үткәргечләре” җәм-гыятенә һәм алар йөзендә киләчәгебезнең шушы балаларда икәнлеген аңлап ярдәм итүче күп санлы предприятиеләргә тагын бер кат рәхмәт әйтәсем килә. Аерым рәхмәт сүз-ләре – төзүчеләр адресына. Алар әллә ни табышлы булмаса да, бу эшнең мө-һимлеген аңлыйлар һәм шушындый гүзәл, уңайлы хан сарайлары сафка бастыралар. Ремонтта катнашучылар барысы да бу матурлыкка үз өлешләрен керткәннәр,- диде ул.
“Мәктәпкә җыенырга булыш ” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы 10 укучыга букчалар тапшырылды. Аннан барысы да 135 укучы белем алачак мәктәп эченә уздылар, 35 бала тәрбияләнүче балалар бакчасы белән таныштылар. Илдар Халиков ремонт сыйфатыннан канәгать калып, аны башкарган “СтройГарант” җәмгыяте җитәкчесе Илдар Гыймадиевка мактау сүзләре әйтте.
80 урынлы “Ак каен” балалар бакчасы эчтән генә түгел, тышкы яктан да өр-яңага әйләнгән. Балалар, эшләүчеләр өчен уңайлыклары турында әйтеп торасы да түгел.
- Төзүчеләр төрле объектлар төзиләр, ремонтлыйлар. Мин алар арасында иң матуры балалар бакчасы дип уйлыйм. Чөнки алар тормыш чәчәкләре, бүген ул чәчәкләр өчен клумбалар булдырыла. Мондый объектлар бөтен республика буенча ачыла. Быел гына да сабыйлар өчен өстәмә 10 мең урын булдырылды. Якын ки-ләчәктә алар барысы да балалар бакчасы белән тәэмин ителәчәк, ә яшьләр табышсыннар, гашыйк булсыннар, гаилә корсыннар һәм бала тудырсыннар,- дигән теләкләрен җиткерде Илдар Халиков тантанага килүчеләр адресына.
Очрашу район мәдәният сараенда дәвам итте. Азат Айзетуллов район тормышы, киләчәккә планнар белән таныштырды. Илдар Халиков республикада барган җитештерү, төзелеш күләмнәре турында сөйләде, күп тармаклар буенча алда барган буалыларга яуланган позицияләреннән чигенмәүләрен теләде. Ахырдан Буа медицина училищесының хирургия укытучысы Нил Фәйзетдиновка озак еллык хезмәте өчен “Фидакарь хезмәте өчен” медален, “Ак каен” балалар бакчасын төзекләндергән “Созидатель” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыяте баш инженеры Расыйх Сөләй-мановка, “СтройГарант” җәмгыяте баш инженеры Азат Рәхимҗановка, автомобиль йөртүче Александр Курняковка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын тапшырды.