Язучы-шагыйрьләр десанты

2014 елның 22 августы, җомга

Язучы-шагыйрьләр десанты

Үткән атна ахырында районга республика язучы-шагыйрьләре килде. Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт, прозаик Марат Әмирханов, шагыйрә, прозаик, галимә Рифә Рахман, шагыйрә, “Түгәрәк уен” журналы баш мөхәррире Илсөяр Иксанова, прозаик, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире Вакыйф Нуриев, прозаик, “Казан утлары” журналының бүлек мөхәррире, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Камил Кәримов, шагыйрә, прозаик, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Флера Тарханова, танылган прозаик, драматург Хәбир Ибраһимов, шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, якташыбыз Йолдыз Шәрәпова, танылган шагыйрь һәм галим Рифат Җамал авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Даутов озатуында  сәяхәтне “Авангард” агрофирмасыннан башладылар.
Яңгырсыз ничек уңыш алып була?!
Кайбыч авылындагы төзек, асфальтланган, һәр җирдә тәртип булган, шунда ук ашханә, вакытлыча  читтән килеп эшләүчеләр өчен кунакханә урнашкан машина-трактор паркына килеп төшүгә үк кунаклар агрофирманың хәлле хуҗалык булуын аңлап алдылар. Озакка сузмыйча моның серен ачыкларга да керештеләр. Генераль директорның беренче урынбасары Расыйх Яфизовка, баш агроном Кәнәфия Баһаветдиновка сорауларны яудырып кына тордылар.Бер дә белмәгәннәре юк. Шулай да бүгенге корылык елында һәр гектардан уртача 30 центнер уңыш чыгуын белгәч чын-чынлап га-җәпкә калдылар – яңгырсыз гына ничек уңыш булсын инде?!
- Авыл кешесе яңгыр яуса да, яумады дияргә күнек-кән, авыл хуҗалыгы тармагындагы эш тәҗрибәм шуны раслый,- дип куйды  Рифат Җамал. Биредә  алай түгел шул. Яңгыр чыннан да зарыктырды быел. Дүрт айда нибары 64 миллиметр яуган. Ә менә уңыш алу иң элек агрофирмада чыгымнарга каршы механизм булдырылуга, дым саклау технологиясе кулланылуга бәйле.  Кә-нәфия Баһаветдинов әйтү-енчә, җир структурасы мөмкинлек биргән мәйданнарда туфрак 35-40 сантиметр тирәнлектә сөрелә, 45 сантиметрга кадәр тирәнлектә йомшартыла. Минераль ашламаларны Советлар Союзы заманындагы кебек көзеннән кертеп калдыралар. Тагын үсентеләрне яфрактан 100 процент тукландыралар.
- Өченче ел шулай эшлибез инде. Республикада бу хакта әле сөйли генә башладылар,- ди ул. Елына күрә әйбәт булса да, уңыш көтелгәннән азрак – күп участокларга һәр гектардан 60 центнер алырлык чыгым тотылган.
Биредә
миллионнар белән генә сөйләшәләр
Гаҗәпләнүләре моның белән генә бетмәде әле Казан кунакларының. 67 мең башка исәпләнгән дуңгызчылык комплексында дуңгызлардан уртача 600, симертүдә исә 800 грамм тәүлеклек үсеш алулары, әлеге тармакның рентабельлелеге 50 процент тәшкил итүе, дуңгызларга бар азыкның диярлек үзләрендә җитештерелүе, хәтта соя да үстерүләре, ел саен 25-30  миллион сумлык орлык сатулары, аны быел 70 миллионга җиткерергә планлаштырулары, акчаны экономияләү максатында үзләрендә орлык әзерләү комплексы төзелеп килүе, административ бинаның чын мәгъ-нәсендә чәчәккә күмелеп утыруы тел шартлатырлык шул.
- Биредә дистә миллионнар белән генә сөйлә-шәләр икән,- дип кыска һәм аңлаешлы бәя бирделәр агрофирма эшчәнлегенә. Бәлки, бүген актуаль булган экология проблемасы бардыр? Монда да барысы да тәртиптә – аны саклау технологиягә салынган. Бу өлкәдә  Россия күләмендәге конкурста җиңүгә  дә ирешкәннәр.
Менә шулай ихлас сокланып, басуга – игеннәрнең торышы, үстерелгәнне җыеп алу барышы белән  танышырга кузгалдылар. Биредә очрашу механизаторларның төшке ялга туктаган, алар каршында районның “Алтын башак” агитбригадасы чыгыш ясаган вакытка туры килде. Җырлар тынып торган арада Расыйх Яфизов комбайннарны уракка яхшы итеп әзерләүче һәм эш барышында  сынатмаучы механизаторларга рәхмәт әй-теп, 5 көнлек нәтиҗәләр буенча “Нью Холланд” комбайнчылары арасында җиңүче Дмитрий Сидоровка, “Клаас Мега”ны иярләүчеләрдән Анатолий Андреевка, “Акрос” та эшләүче яшь комбайнчы Рәдис Төхфәтулловка бүләкләр тапшырды.
Булачак әсәрләр геройлары
басуда табыла
Аннан Казан кунаклары сүз алдылар.
- Уңыш җыю чорында без, язучылар берлеге әгъзалары, традиция буенча кырларга чыгабыз. Сезнең белән якыннан танышабыз, авылларда ирешел-гәннәрне, проблемаларны барлыйбыз. Шулай булмаса, бер генә язучы да укучылар күңеленә үтеп керерлек әсәрләр яза  алмас иде. Бүгенге очрашу да яңадан-яңа иҗат киңлек-ләренә рухландырыр дип ышанам. Әлеге чара Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә оештырыла. Былтыр язучылар арасында авыл тормышы турында әсәрләргә конкурс булды. Анда 60лап әсәр җибәрелде. Җиңүчеләрнең берсе  – ул Хәбир Ибраһимов,- дип сөйләде Рәмис Аймәт. Агитбригаданың чыгышын дәвам итеп, кунаклар шигырьләрен укыдылар, авыл китапханәсенә китапларын, журналлар бүләк иттеләр, Рәмис Аймәт үз шигыренә язылган җырын башкарды. Авыл хезмәтчәннәренә эшләрендә уңышлар те-ләп, хезмәтләре өчен рәх-мәт әйтеп, очрашуларга һәрвакыт әзер булуларын белдереп, “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы “Тахаръял” филиалы кырына юл алдылар. Биредә дә күрсәткечләр сокланырлык – уңыш һәр гектардан уртача 33 центнер тәшкил итә, басуларны Олег Купцов кебек республика кү-ләмендә танылган  механизаторлар иңли. Язучылар алар белән аралашып кына калмадылар, комбайнга да   утырып карадылар.
- Чирәм  җирне эшкәрт-кәндә тракторда эшләдем, ә менә аерым таныклык булмау сәбәпле, комбайн иярли алмадым. Мондый уңайлы чит ил техникасында рәхәтләнеп эшләр идем,- ди Камил Кәримов. Ул әле тагын чын шикәр тәмен татып карыйсым килә дип үзе белән бер чөгендер дә алды. Авыллар урамнарыннан узганда капка төбендә үскән яшел чирәмнәргә карап, барысы да авылда туып -үскән язучы-шагыйрьләр балачакларын, туган нигезләрен сагынып искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International