Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Кайчан, ничек һәм кемне сайлыйбыз?
2014 елның 22 августы, җомга
Кайчан, ничек һәм кемне сайлыйбыз?
2014 елның 14 сентябренә – татарстанлылар республика парламентын сайлаячак көнгә санаулы вакыт калып бара. Район территориясендә бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советына сайлауга әзерлек ничек бара, сайлаучыларны нинди яңалыклар көтә, кайчан, ничек, кем өчен тавыш бирәчәкбез? Бу хакта Буа районы территориаль участок комиссиясе рәисе Хәйдәр ГАБДРАХМАНОВка һәм Буа шәһәре территориаль участок комиссиясе рәисе Шамил САДРИЕВка берничә сорау юлладык.
- Без сайлауларның иртә язда һәм кара көздә үтүенә күнеккән. 14 сентябрь – ни өчен әлеге дата?
Хәйдәр ГАБДРАХМАНОВ:
- Соңгы ике елда сайлау законнарына җитди үзгәрешләр кертелде. Яңалыкларның берсе – ул бердәм тавыш бирү көне. Элек Россия Федерациясенең хакимият органнарының, аның субъектларының, шулай ук җирле үзидарә органнарының югары вазифаи затларын һәм вәкаләтле органнары депутатларын сайлау, язын һәм көзен узса, хәзер алар сентябрьнең икенче якшәмбесенә билгеләнделәр. Участок сайлау комиссияләрен оештыру тәртибе дә үзгәрде – 2013 елның гыйнварыннан алар даими нигездә 5 ел срокка оештырылалар. Сайлау участоклары да шундый ук срокка төзелә. Буа районы территориясендә 71 сайлау участогы исәпләнә: 15е шәһәрдә, 56сы авыл җирлекләрендә. Бүгенге көндә сайлау узачак биналарны, аларның җиһазларын буалылар, шул исәптән физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр дә үз сайлау хокукларын реализацияләү мөмкинлегенә ия булырлык итеп тиешле таләпләргә китерү бара. Участок сайлау комиссияләрсе составына сайлау комиссияләрендә эшләү тәҗрибәсе булган грамоталы кадрлар җәлеп ителде. Алар тавыш бирүгә 10 көн калганчы эшкә керешәчәкләр.
- Массакүләм мәгълүмат чараларын кандидатлар турында материалларга күмәләр. Партия исемлекләре, бер мандатлы округлар – гади сайлаучыга кайсына өстенлек бирергә?
Шамил САДРИЕВ:
- Республика парламенты республика сайлау округы һәм бер мандатлы сайлау округлары буенча депутатлар сайлау юлы белән формалаша. Сәяси партияләр республика сайлау округы буенча кандидатлар исемлеген күрсәттеләр. Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе, гамәлдәге сайлау законнары таләпләре үтәлүне тикшереп, 8 сәяси партия исемлеген теркәде – алар жирәбә белән билгеләнгән тәртиптә сайлаучылар тавыш бирү көнендә сайлау участогында бирелүче бюллетеньнәрнең берсендә күрсәтеләләр. Бюллетеньдә партиянең исеме һәм эмблемасы янәшәсендә партия исемлегенең беренче өч кандидаты – лидерлары фамилияләре күрсәтелә. Депутатлык мандатлары алар өчен тавышларга пропорциональ бирелә. Моннан тыш республика территориясендә бер мандатлы сайлау округлары оештырылды. Мандатны округта теркәлгән кандидатларның берсе генә ала алачак. 41 номерлы Буа бер мандатлы сайлау округы составына Буа районы, шул исәптән Буа шәһәре һәм Чүпрәле районы керә. Аның вәкаләтләре Буа шәһәре территориаль сайлау комиссиясенә йөкләнә. Комиссиягә 5 депутатлыка кандидатны күрсәтү турында документлар китерелде. Мәгълүматларның сайлау турында законнарга туры килүен һәм дөреслеген тикшергәннән соң, комиссия депутатлыкка кандидатларның бишесен дә теркәде. Әмма алга таба депутатлыкка теркәлгән кандидатларның берсе үз кандидатурасын алу хокукыннан файдаланды. Комиссия аның гаризасын канәгатьләндерде һәм теркәүне нульләштерде. Шул рәвешле, бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы мандаты өчен көрәшне 4 кандидат дәвам итәчәкләр. Аларның фамилияләре алфавит тәртибендә икенче бюллетеньдә булачак.
- Сайлау көнендә тавыш бирүчеләр кулларына ике бюллетень алачаклар. Ул сайлау көнендә башка урынга китеп барса, аның бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат өчен тавыш бирә аламы? Ул бит инде икенче округ булачак?
Шамил САДРИЕВ:
- Элек сайлау көнне сайлау участогына килә алмаучыга башка урында сайлау мөмкинлеге бирүче таныклык тапшырыла иде. Ләкин ул башка бер мандатлы сайлау округында үзенең бер мандатлы сайлау округы буенча кандидат өчен тавыш бирә алмады. Агымдагы елның сентябрендә сайлаучыларга беренче тапкыр алдан сайлау мөмкинлеге тудырылачак. 3 сентябрьдән 9ына кадәр, ягъни тавыш бирү көненә 10 көн калгач территориаль сайлау комиссиясендә, 10 сентябрьдән 13енә кадәр, ягъни сайлауга 4 көн калгач участок сайлау комиссиясендә бюллетень тутырырга мөмкин. Алдан тавыш бирү вакыты эш көннәрендә 16дан 20 сәгатькәчә, шимбә, якшәмбедә 8дән 16 сәгатькәчә.
Сайлаучы территориаль сайлау комиссиясенә яки участок сайлау комиссиясенә килеп, китүенең сәбәбен күрсәтеп гариза язарга тиеш. Аларга сайлау көнендәге кебек шартлар тудырылачак.
Буалыларның гражданлык активлыгы күрсәтүләренә ышанып калабыз.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз