Ә яраткан ирләрен өйдә тәмле ашлар, сыйлы ризыклар белән әниләре Вахидә каршы ала. Бүген зур түгәрәк өстәл артында Ренат һәм Вахидә Гыймадиевлар гаиләсе гаять ишле: өч уллары, бер киленнәре, оныклары Әдилә, Рәзилә. Җитәкче, гаилә башлыгы исә бу көннәрдә 60 яшьлек юбилеен егетләрчә каршылый. Елларга бирешергә ярамый!