Тыю файдага булмасмы?

2014 елның 22 августы, җомга

Тыю файдага  булмасмы?

Россиягә кайбер илләрдән азык-төлек товарларын кертү тыелгач, шундый сорау туды: кибет киштәләре бушап калмасмы? Азык-төлеккә кытлык булмасмы? Үзебезнең җитештерүчеләр продукциясе әлеге бушлыкны тутырырмы? Шушы сорауларга җавап эзләп, үземнең мөстәкыйль тикшеренүемне уздырырга булдым.
Берничә сәүдә үзәген урадым. Әлегә бер кибеттә дә “тыю”ның тискәре чагылышы күзәтелми. Аларның мөдирләре әйтүенчә, складларда  әле запас та бар. Ярый, хуш, киштәләрдәге товарларның чыгышы белән кызыксынам. Кайсылары “Россиягә кертү тыелган” азык-төлекләр” исемлегендә, ягъни якын киләчәктә прилавкалардан югалырга мөмкиннәр. Яшелчәләр, итләр, иттән ризыклар, сөт һәм сөт продукциясе Россиядә, Татарстанда җи-тештерелгән. Тикшерүне дәвам итеп, балык һәм балык консервлары турындагы мәгълүматны укыйбыз, товарлар Санкт-Петербургта һәм Мәскәүдә төргәк-ләнгән. Ә менә консервларның кайберләре  безнең илгә кертү тыелган Евросоюз илләреннән: Литва һәм Латвиянеке.
Сырлардан ассортиментның кайберләре Голландиядән китерелгән.  Хәер, үзебезнең Буа сыры чит илдәге “иптәшләреннән” бернәрсәсе белән дә кайтыш түгел. Әгәр киштәләрне тутырырга туры килсә, моны авырлыкка санамаячаклар.
- Тагын ун Буаны туендырырлык сыр җитештерү потенциалыбыз бар. Хәзергә аны елга 1000 тонна гына ясыйбыз. Үзебездә сорау аз, шуңа да Россия шәһәр-ләренә озатабыз, -  ди “Буа май-сыр комбинаты” директоры Айнур Зәйнуллин.
Ә бит Россиягә кертү тыелган товарлар арасында без сатып алырга күнеккән чит илләрдә генә үсүче җиләк-җимешләр дә бар. Алар шыплап тутырган әрҗәләр янына туктыйбыз. Биредә һәрберсенең кайсы илдә үсүенең исемлеге эленгән, әрҗә тышларына да язылган. Банан, ананас – Эквадордан, лимон, хөрмә – Төркиядән, грейпфрут, авокадо – Израильдән, мандарин – Мароккодан, Уругвайдан кайтартылган. Ә менә виноградны, алманы, грушаны, кыярны, томатны сайлап була: үзебезнеке Краснодар өлкәсенеке һәм чит илләрнеке дә бар.  Мин җиләк-җимешнең чыгышы белән кызыксынып карап торганда, ике сатып алучы мандаринны, алманы һәм бананны пакетларга тутыра башладылар.
-Бу җиләк-җимешләрен кайтарту тыелды бит. Туйганчы ашап калыйк, дип әйтәсезме әллә? – дим сатып алучыларга.
- Үзебезнең бакчада үс-кәнен, “натуральный” яшелчә, җиләк-җимеш ашарбыз, аның каравы сә-ламәтрәк булырбыз, - диде беренчесе.
-Ходай ипидән, сөттән, ит-тән аермасын, калганына түзәргә була. Әби-бабайлар мандарин ашамаганнар да, торганнар бит әле, - дип өстәде икенчесе.
Дөресен әйткәндә, мин дә аларның фикерен хуплыйм. Начарның да яхшысы бар, дигәндәй, әлеге тыю үзебезнең җитештерү-челәргә юл ачар. Россиядә эшләп чыгарылганнарның сыйфаты да әйбәтрәк булыр, дигән сөенеч тә туды эчтә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International