Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Күңел унҗидедә!
2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе
“Балкыш” республика фестиваленең зона этабы узды Буада. Район мәдәният сараенда иң яшенә 55, иң өлкәненә 87 яшь булган “артистлар” сәхнәне яшьләрчә “дер” селкеттеләр.
Чираттагы фестиваль Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды. Иҗат бәйгесенә Идел аръягы районнарыннан 300дән күбрәк кеше килгән иде. Аларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, ветераннар иҗтимагый оешмасының республика советы рәисе Хәбир Иштирәков сәламләделәр.
- Авыру-сырхауларны, тормыш мәшәкатьләрен читкә куеп, иҗатта дәрт, көч-куәт таба алуыгыз өчен рәх-мәтемне белдерәм. Рәхәт-ләнеп күңел ачыгыз, бүген сәхнә сезнеке, - диде Азат Айзетуллов.
Алдан килешенгәнчә, беренче булып сәхнә хуҗалары чыгыш ясады. Тамашачыларга Әлфия Галимова башкаруында Фатыйх Кә-римнең “Кыңгыраулы яшел гармун” шигырьле-җырлы композициясе бик ошады. Барысының да күз алдына поэманың төп герое – өздереп гармун уйнаучы, сугышта яраланып, янәдән көрәш кырына чыгып ки-тәргә омтылучы батыр Фазыл килеп басты. Әлфия апаның төп геройның холкын, кичерешләрен залдагыларга оста җиткерүе Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов җитәкчелегендәге жюри әгъзаларына да ошады булса кирәк – алар да, тамашачыга кушылып, аның чыгышын көчле алкышларга күмделәр.
Адав-Толымбайдан Миңнебану Җаббарова республика кунакларын башкорт биюе белән әсир итте. 83 яшьлек әбинең сәхнәдә яшьләрчә җитез хәрә-кәтләр ясавына тамашачы “Браво, афәрин” дип кычкырды.
Бабайлар да “яшәргән” – бәйрәмчә киенгән көр тавышлы Анатолий Сидоров, Равил Җамалетдинов, Равил Җәгъфәров туган җир-нең матурлыгына, аналар батырлыгына дан җырладылар. Бөек Ватан сугышының канлы вакыйгалары “Родник” вокаль ансамбленең, Лидия Гыймадиеваның җырларында тасвирланды. Тамашачылар башка артистларның да: “Гөлҗамал” фольклор ансамбленең, Факия Садыйкованың, Александр Юрлинның, Фәния Халикованың, Әлфия Хәйруллинаның, Сәрия Хәйруллинаның чыгышларын җылы кабул иттеләр.
Буалылар чыгышыннан соң старт апаслыларга бирелде. Көне буе диярлек барган тамашада барлык районы “артистлары” да сәхнә тотарга лаек икәнлекләрен расладылар. Соңыннан Хәбир Иштирәков фестивальнең барча катнашучыларына Мактау грамоталары тапшырды. Бәйгенең республика этабына узучылар исемлеге соңрак билгеле булачак.
Шамил Әхмәтҗанов, “Балкыш” фестиваленең жюри рәисе:
- Идел аръягы районнары үзешчәннәренең Буада җыелуы тикмәгә тү-гел. Чөнки Буаны кече мәдәни башкала итеп саныйбыз. Сезнең артистларның республика бәй-геләрендә дә сынатканнары юк. Кыскача әйткән-дә, Татарстанда Буа районы шикәре белән генә түгел, ә талантлары бе-лән дә данлыклы.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз