Мәктәпкә җыю күпмегә төшә

2014 елның 28 августы, пәнҗешәмбе

Књћел унќидедђ!

Август – балаларны мәктәпкә әзерләү ае. Кибет-базарларда укучы формаларына канцелярия товарларына сорау зур хәзер. Күңелең теләгәнен, акчаң җиткәнен сатып ал гына. Бу уңайдан газета укучылардан сораштырдык: аларга укучы балаларын мәктәпкә җыю күпмегә төште икән?
Дамирә Билалова, медицина хезмәткәре:
-Август  мәктәп яшендәге балалы әти-әниләр өчен чыгымлы ай. Дүртенче сыйныфка баручы улыбызга мәктәпкә кирәк-яракларны базардан сатып алдык: кос-тюм-чалбарны 2500 сумга, спорт формасын – 700 сумга, кроссовкаларны – 500 сумга, ике күлмәкне 350-шәр сумга. Букча узган елныкы ярый. Шулай итеп 5 мең сумга якын акчаны туздырдык. Әле дәфтәрләр, ручкалар алмаган. Алары күпмегә төшәр?...
Наталья Владимирова, декрет ялындагы әни:
-Улыбыз беренче сыйныфка бара. Әтисе акчаны жәлләмәде, өчәү Ульяновск шәһәренә барып, кибеттән улыбызга 18 мең сумлык мәктәпкә киемнәр алып кайттык. Кыйммәтлерәкләрен алырга тырыштык, очсызлары озакка түзми. Форма 5 мең сум, спорт костюм-чалбары 1,5 мең сум, ортопедик букча 3 мең сум тора. 1-2 мең сумлык күн аяк киемнәре сайладык. Мәктәп кирәк-яракларын улым үзе сайлады.  Шулай итеп без яңа уку елына әзер.
Гөлгенә Гафурова, күп балалы әни:
- Беренчеләре – игезәкләр быел өченче сыйныфка, өченче улыбыз беренчегә бара. Зурларына кайбер әйберләр узган елгылары да бара, кием-салым, аяк киемнәре, дәрес кирәк-яраклары  сатып алырга якынча 8 мең сумнан күбрәк  акча кирәк булды. Ә “яңа” укучыга күбрәк кирәк булачак. Мәктәп формасы – 2,5 мең сум, күлмәкләр  – 350 сумнан (5 төрле), аяк киемнәре – 2 мең сум, спорт костюмы –1 мең сум, эчке киемнәр – 1 мең сум, мәктәп сумкасы – 700 сум, дәфтәр-ручкалар – 500 сум. Әлегә шулар. Кыскасы, быелгы уку елы гаилә бюджетына 20 мең сумга төште. Икенче елга тагын бер улыбыз укучы булачак. Тагын өч елдан соң төпчек кызыбыз да укырга кергәч,  барысын берьюлы мәктәпкә җыячакбыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International