Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Буа муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
БУА РАЙОНЫ ҺӘМ БУА ШӘҺӘРЕ ТАРИХЫ
Муниципаль район башлыгы
Идарә итү органнары
Авыл җирлекләре
Яшь гаиләләргә торак
"Якты Алан" торак комплексы
Районның инвестиция паспорты
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм чаралары
Район тормышы
Кире элемтә
Район хезмәтләре һәм оешмалары
Илкүләм проектлар
Программалар, проектлар, бәйгеләр
Электрон хезмәтләр
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль (күзәтчелек)
Статистик мәгълүмат
Бюджет
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Буа муниципаль районы комиссияләре
Тематик бүлекләр
Файдалы сылтамалар
Кулланучыларның хокукларын яклау
Халык дружиналары
Инициатив бюджетлаштыру
Буа муниципаль районының иҗтимагый советы
Ситуацион үзәк
«Сугыш хатын–кыз йөзе түгел»
Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман
Муниципаль-хосусый партнерлык
«Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар берләшмәсе
Гражданнар мөрәҗәгате
Гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Интернет – кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатьләренә күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Элемтәгә чыгу өчен мәгълүмат
Законнар һәм нигезләмәләр
Мөрәҗәгатьләрнең, гаризаларның билгеләнгән рәвешләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Социаль эшкуарларга һәм социаль юнәлешле коммерциягә карамаган оешмаларга ярдәм
Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм фондының социаль өлкә инновацияләре үзәге
Татарстан Республикасы коммерциягә карамаган оешмалар порталы
«Матбугат хезмәте»
Яңалыклар тасмасы
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Пресс-релизлар
Район башлыгының рәсми чыгышлары
Элемтәләр
"Байрак" ("Знамя, Ялав") газетасы
Документлар
Прокурор җавабы актлары
ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ КОНСТИТУЦИЯСЕ
Җайга салу йогынтысын бәяләү
Статуслы документлар
Документлар проектлары
Буа муниципаль районы Советы карарлары
Буа муниципаль районы башлыгының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Буа муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары (күрсәтмәләре)
Халык өчен мәгълүмат
Илкүләм террорчылыкка каршы комитет хәбәрчесе
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Норматив-хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза
Шәһәр төзелеше
Муниципаль районнар
Буа муниципаль районы
Рәхәтен күрегез, балалар!
2014 елның 29 августы, җомга
Рәхәтен күрегез, балалар!
Капиталь төзекләндерелгән социаль объектларны ачу дәвам итә – узган җомгада шәһәрдә “Ромашка” балалар бакчасы, Чуаш Киштәге авылы мәктәбе файдалануга тапшырылды.
“Ромашка”
33 елга “яшәргән”
Сабыйларның шатлыгын уртаклашырга муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Марченко, “Кощак” авыл хуҗалыгы предприятиесе” чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең директорлар Советы рәисе, “Буа якташлыгы” җәмгыяте әгъзасы Ринат Гайзатуллин килделәр. Яңартылган икенче “өйләре” белән балаларны Азат Айзетуллов тәбрикләде:
- Районның иң зур балалар бакчасында төзекләндерү ике елга якын сузылды. “Бәләкәч” республика программасы кысаларында киләсе елга шәһәрнең Көнбатыш бистәсендә 140, Төньяк бистәсендә 80 урынга исәпләнгән яңа бакчалар төзеләчәк. Бу бакчага чиратларны сизелерлек кыскартырга тиеш, - дип белдерде ул.
Район башлыгының сүз-ләренә кушылып республика кунаклары да, бинаны төзекләндергән подрядчы оешма “ПМК-6” җәмгыяте җитәкчелеге дә изге теләкләрен җиткерделәр.
Якты, чиста, заманча материаллар кулланып ремонт-ланган коридорлар, төр-кем бүлмәләре, аш-су бүл-мәсе, спорт һәм музыка заллары гаҗәп зәвыклы итеп эшләнгән. 1981 елда хезмәт иткән бакчаны яңабаштан сүтеп ясаганнар сыман. Территориядә дә әйбәт үзгәрешләр күп: ачык төсле уен җиһазлары урнаштырылган һәм юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү өчен мәйданчыклар, яшел келәм сыман газонлы зона, брусчатка җәелгән, бизәкле тимер капка, урам ягында бакчага алып баручы асфальт юл – мондый матур һәм уңайлы балачак илендә сабыйлар, һичшиксез, бәхетле булырга тиешләр.
Белем алырга – матур мәктәпкә
Чуаш Киштәгендә укучылар кунакларны җыр, бию, шигырь белән каршы алдылар. Район башлыгы балаларны, укытучылар коллективын мәктәптә җәй буена барган төзелеш эшләренең төгәлләнүе белән тәбрик итте. Капиталь ремонтны башкаручы оешма – “Энергия Буа” җәмгыятенең җитәкчесе Таһир Арсланов та җирле халыкка коллегалары һәм үз исеменнән рәхмәт әйтте:
-Өч ай эчендә без сезнең белән туганлашып беттек. Ремонт барышында кайбер уңайсызлыклар булды, түздегез, ярдәм иттегез. Рәхмәт, сезгә, - диде ул.
Сыйныфка язу такталары сатып алу өчен 70 мең сум акча бирергә вәгъдә иткән һәм “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе кысаларында беренче сыйныфка баручы 6 балага букчалар алырга булышкан “Тахаръял” агрофирмасының генераль директоры Радик Гыйсмәтов та мәктәп коллективына яңа уку елы алдыннан котлау сүзләре җиткерде.
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йорт ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак.
14
апрель, 2026 ел
2026 елның 15 апреленә Буа МР территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның көндәлек оператив фаразы
Аязучан болытлы һава. Төнлә урыны белән бераз яңгыр ява. Көндез башлыча явым-төшемсез. Җил төньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан 6-11 м/с, урыны белән тизлеге 15-18 м/с ка кадәр җитә.
Татарстан Росреестры сатып алучанлык буенча күчемсез милекне ничек рәсмиләштерергә кирәклеген аңлатты
Татарстан Росреестры экспертлары күчемсез милекне рәсмиләштергәндә гражданнардан килгән сорауларга җавап бирүне дәвам итә.
12
апрель, 2026 ел
2026 елның 13 апреленә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуның оператив көндәлек фаразы
Болытлы. Кечкенә, урыны белән уртача яңгыр. Төнлә һәм иртән яшенле яңгыр явуы ихтимал.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз