Уңыш өчен сортлар җыелмасы кирәк

2014 елның 29 августы, җомга
Уңыш өчен сортлар җыелмасы кирәк
Игеннәрдән алынучы уңыш күләме иң элек авыл хуҗалыгы культураларының сортларына бәйле.  Идеаль сайлау булмаганы һәркемгә билгеле, шуңа күрә һәр хуҗалыкка, үзләренең юнәлешеннән, техник егәрлегеннән чыгып, аларның   корылыкка чыдамлыгы, авыруларга һәм корткычларга каршы торучанлыгы буенча тупланган җыелмасын булдыру шарт.
Моның өчен сортларны үз вакытында яңарту һәм  югары репродукцияле чә-чүлекле булу өчен 1000 гектар сөрү җирләренә ел саен 1-1,5 тонна исәбеннән элиталы орлык алу һәм аларны өченче репродукциягә кадәр генә чәчү таләп ителә. Өченче репродукциядән түбән булган чәчүлек куллану уңышның кискен кимүенә китерәчәк. Бездә авыл хуҗалыгы культураларын еш кына экстремаль шартларда игәр-гә туры килә. Соңгы елларда бу үзен аеруча нык сиздерде. Табигать көйсезлекләреннән минималь зыян күрү, мөмкин кадәр азрак күләмдә кабат чәчү өчен районлаштырылган сортларны сайларга кирәк. Уҗым бодаеның, мәсәлән, “казанская-285” сорты суыкка, корылыкка, коелуга югары  чыдамлыгы белән аерылып тора. Ул дөрес технология белән игел-гәндә тотрыклы уңыш бирүен күрсәтте. Аны уҗым культураларының 30-35 проценты күләмендә игү отышлы. “Скипетр” суыкка югары, корылыкка уртача чыдам, югары агрофонны ярата. Моңа кадәр игелгәне “московская-39”, “волжская-22”, “волжская-100”, “бирюза” сортлары исә быелдан районлаштыруда төшеп калалар.
Бүгенге көндә чәчелгән җирләрнең 30-35 проценты тирәсе орлык участокларына туры килә. Аларда өстә әйтелгәннәр белән бергә районлаштыру алдында торган “фатинья”, “Авангард” агрофирмасында игелгән “московская-40” сортлары үзләрен яхшы яктан күрсәттеләр. Алар икесе дә ипи пешерү сыйфаты буенча кыйммәтле бодай булып саналалар, уңышлары да югары. Супер-элитаның һәр гектардан уртача уңышы 38-40 центнерга тиң булды. “Коммуна”да 60 гектарда игел-гән “скипетр” сорты уртача 62 центнер уңыш бирде. Әлеге күрсәткеч аның быелгы кебек коры һава торышында да югары уңыш формалаштыра алуын раслый, шуңа күрә югары репродукцияле чәчүлекне башка хуҗалыкларга да үрчетү өчен алу мәслихәт.
Хуҗалыкларда иң күп мәйданны язгы бодай били, аның сортлар җыелмасы да шактый киң. Һәрберсенең үзенчәлеген исәпкә алып, ике сортка өстенлек бирү отышлы. “Тулайковская-10” корылыкка, сөрлегүгә, коңгырт күгәреккә чыдам, кызыл балчыклы тыгыз туфракта да яхшы үсә, азотлы ашламалар ярата, теләсә нинди елда да югары сыйфатлы җилемчә формалаштыра, ипи пешерү сыйфатлары буенча кыйммәтле санала. “Экадо-100” сорты корылыкка уртача бирешә һәм чагыштырмача уртача срокта өлгерә. Ә “маргарита”, “симбирцит” сортлары югары агрофон таләп итмиләр, шуңа да аларны финанс хәле югары булмаган һәм күпчелек фермер хуҗалыкларына игү отышлы.  Алар бөртек фуражы сортлары саналалар һәм теләсә нинди шартларда уртача 25-28 центнер уңыш бирәләр. Ә һәр гектарга 120 килограмм тәэсир итүчән маддә исә-беннән ашлама керткәндә алардан икмәк пешерергә яраклы ашлык партиясе әзерләргә була. Болардан тыш  “Коммуна”, “Бола”, “Кыят” орлыкчылык хуҗалыкларында югары җи-лемчәле һәм югары уңыш бирүчән “иделле” һәм “йолдыз” сортлары район хуҗалыкларына җитәрлек күләмдә чәчү өчен сынау узалар.
Арпаның “раушан” сорты универсаль санала, югары агрофон белән эшләүчеләр өчен “тимерхан” киңәш ителә, шулай ук бөртек фуражы сорты “вакула”ны, сыра кайнатуга яраклы “нур”, “рахат” сортларын игәргә була. Борчакның “казанец”, “таң”, “венец”, “варис”, “ватан”, “указ” сортлары тәкъдим ителә. “Ватан”ны турыдан-туры суктырырга мөмкин. Башка сортлар белән чагыштырганда биологик массасы зуррак булган “таң” бөртеккә дә, яшел азык өчен дә кулланырга  ярашлы. Районлаштыруга сынау срогы узучы “фрегат” сорты “Авангард” агрофирмасында һәр гектардан уртача 31 центнер уңыш бирде. Ул чәчү нормасы азрак булуы белән дә аерылып тора.
Җир куенына югары сыйфатлы орлык салу өчен аны ГОСТ таләпләренә җавап бирерлек итеп эшкәртергә, корткычлардан азат, коры  амбарларда сакларга да кирәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International