Ветераннарга бүләккә – яңартылган һәйкәл

2014 елның 29 августы, җомга
Ветераннарга бүләккә – яңартылган һәйкәл
Шәһәр үзәгендәге Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар истәлегенә куелган һәйкәл реконструкцияләнә башлады. Район ветераннар Советы рәисе Николай Дементьев сүзләренә караганда, төзекләндерү эшенә 2 миллион сумга якын акча тотылачак. Аның 6,5 мең сумнан күбрәге халыктан җыелды. Шулай ук бу изге эшкә райондагы оешма-предприятиеләр дә кушылды. Аерым алганда, шикәр заводы 50, “РАФФ” җәмгыяте 30, Буа элеваторы һәм “Кыят МППЖКХсы” җәмгыяте 15шәр, район эчке эшләр бүлеге 7,8, “Әхмәт электромеханика заводы” җәмгыяте  ? мең сум акча күчергәннәр. Шушы көннәрдә Буа спиртзаводы да зур сумма бирергә тиеш.
Һәйкәл композициясенең эскизын Казан шәһәре рәссамнары ясый, андагы төп элементны – кулына автомат тотып баскан герой солдат сыны күчермәсе “Җиңүгә юл” китабыннан алынган. Төзелеш эшләрен “Созидатель” җәмгыяте эшчеләре башкара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International