БДИдә югары баллар алырга тырышырга

2014 елның 29 августы, җомга
Укытучылар алдында белем бирүне шушы дәрәҗәгә күтәрү бурычы куелды. Район мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе быел бәйрәмчә кәефсез, киеренке үтте. Төп сәбәп – Буаның соңгы бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча республикада соңгы урыннарның берсендә булуы. Киңәшмәдә катнашкан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе начальнигы Тамара Федорова хәлгә анализ ясап, белем бирү дәрәҗәсен үстерү юлларын күрсәтте.
Киңәшмә традицион нигезләрдә оештырылды. Килгән кунаклар, укытучылар мәдәният йорты каршында район  мәктәплә-рендә дәресләрдән тыш түгәрәкләрдә шөгыльләнүче укучылар иҗаты күр-гәзмәсе, көзге уңыштан композицияләр белән таныштылар. Быел беренче сыйныфка килүчеләрдән монтаж, аларга мәктәп сумкалары өләшү – барысы да гадәти узды.
Алдан район мәгариф идарәсе начальнигы Илнар Абзаловның  узган уку елы йомгаклары буенча Буа муниципаль районында белем бирү системасының торышы һәм үсеш перспективалары темасына доклады тыңланды. “Баш” укытучы иң алдан мәгариф өлкәсендәге уңышларга тукталды. Алар бездә җитәрлек. Укучыларның, укытучыларның республика буенча мактанырлык уңы-шлары бар. Ләкин сүз бердәм дәүләт имтиханнарын анализлауга җиткәч, күрсәткечләргә “күләгә төште”. Район БДИ нәтиҗәләре буенча 2012-2013 уку елындагы республика буенча 7нче урыннан 48 район арасында 45нче урынга төшкән. Рейтинг рус теле һәм математика буенча уртача баллар, аттестат алмаучылар, югары баллы чыгарылышлар, бөтенроссия фән олимпиадаларының региональ этапларында җиңүчеләр һәм призерлар исәбеннән, оптимальләштерүдән соң укучыларның педагогик хезмәткәрләргә карата чагыштырмасыннан чыгып төзелгән. Аерым алганда, районның рус теле буенча уртача баллы 56,9 (республика буенча – 65,8), математикадан – 36,86 (Татарстанда –  48,4) тәшкил итә. Аттестатсыз чыгарылышлар саны 4,7 процентка туры килә.
- Бу педагогик коллективларның, учреждение җитәкчеләренең, шул исәптән безнең дә эшләп җиткермәвебез нәтиҗәсе, - дип бәяләде хәлне Илнар Абзалов.
Ә Тамара Федорова сүзне ерактанрак – балалар бакчасыннан башлады:
- Мәгарифтә башлангычлар өчен яңа уку стандартлары кертелде. Хәзер аларга җавап бирү өчен бала бакчадан ук укый-яза, саный, логик фикерли, мохитне күзаллый алырлык булып килергә тиеш. Мәгариф бүлеге методистлары бүген күбрәк мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләрендә булып, булачак беренчеләрнең белем алырга әзерлегенә ирешергә тиешләр. Быелдан башлап безнең беренчеләр  халыкара тикшерүләр шартларында булачаклар. Татарстан – өч эксперименталь регионның берсе. Беренче сыйныфка килгән баланың укырга әзерлеге беренче тапкыр октябрьдә тикшерелә.  Икенче тапкыр – беренче сыйныфны тәмамлаганнан соң. Бу вакытта инде укучының ничек алга китүе, үзләштерүе дәрә-җәсе ачыклана. Икенче-өченче сыйныфларда тикшерүләрдә тәнәфес ясала. Дүртенче сыйныфта – традицион мониторинг тикшерү булачак, - диде ул.
Ә бердәм дәүләт имтихан йомгакларын анализлауга аерым бүлекне багышлады:
- Мине сезнең белем дә-рәҗәсе буенча республикада тоткан урыныгыз бик борчый. “Башны комга тыккан страус” кебек яшәүдән туктарга кирәк. Беренчедән, кадрларның квалификациясен үстерергә кирәк.  Методик берләш-мәләр дәресләргә “дежур” булмаган анализлар ясасыннар. Проблемалар турында дәшми калмагыз.
Шулай ук укытучы бердәм имтиханнарга әзерләгәндә “икеле”алу ихтималы булганнарга гына игътибар бирмичә, зур баллар җыю мөмкинлеге турындагылар хакында да онытмасыннар. Республика Мәгариф һәм фән министрлыгында түбән баллар җыю ихтималы булган төркемнәр белән эшләүче хезмәтчелек оешты. Алар әлеге категориянең әзерлеген бәялиләр, эшләп җиткерергә тиешле урыннарны күр-сәтәләр. Шул ук вакытта  БДИгә хәстәрләүче укытучының да эшләп җиткерерлек дәрәҗәдә югары квалификацияле булуы сорала, - дип йомгаклады ул фикерен.
Муниципаль районы башлыгы Азат Айзетуллов,  теманы дәвам итеп, тагын да катгыйрак төстә чыгыш ясады:
- Җитештерүдә “брак” ул кадәр куркыныч түгел, ә  аттестатсыз чыгарылышлар чыгару – бу һәлакәт. Быелгы БДИ нәтиҗәләре педагогик кадрларның ничә еллык тиешенчә эшләмәве нәтиҗәсе. Мин төп сәбәпне шунда күрәм. Ал-га таба бу хаталар өс-тендә җентекле эшләргә, барлык мөмкинлекне файдаланырга кирәк. Мин үзем моны контрольдә тотачакмын, - диде ул.
Шулай да киңәшмә күңелле нотада тәмамланды – лицей-интернатның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Галимовага “Татарстан Республикасының атказанган укытучысы” исеме бирелде, күп педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыкларының, район мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, күкрәк билгеләре, Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Наилә  ХӘСИПҖАНОВА.
Дмитрий ТЕРЕНТЬЕВ, БДИдә район буенча иң югары баллар җыючы  Ырыңгы мәктәбе директоры:
- Безнең чыгарылышлар рус теленнән уртача 67,5, математикадан 49,66 балл җыйдылар. Мәктәптә дәресләрдән тыш график нигезендә бердәм имтиханнарга әзерләү оештырыла. Зуррак баллга омтылучылар һәм  түбән балл алу куркынычы булган төркемнәр белән аерым эшлибез. Педагогик кадрлар көчле. Һәрберсе укучыларга индивидуаль якын килергә, дәресләрне мавыктыргыч итәргә тырышалар. Күрәсең, юлыбыз дөрес, 6 чыгарылышыбызның 4се престижлы вузларда бюджет урыннарда белем алачак. 2се шулай ук югары уку йортларында түләп укыячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International