Укучылар “эко-патруле”

2014 елның 29 августы, җомга
Укучылар “эко-патруле”
1 сентябрьдән Татарстандагы белем бирү йортларында “Мәктәп эко-патруле”  конкурсы старт ала.
Чараның максаты – мәктәп укучыларын санитар тәртип урнаштыруга җәлеп итү. Конкурс кысаларында укучы укудан тыш вакытта урынсыз чүплекләрне кесә телефонына фотога төшереп, Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының колл-үзәге фильтры аша Татарстан Экология һәм табигый ресурслар министрлыгына җибәрә алачак. Биредә һәр укучы, мәктәп һәм муниципалитет буенча статистика формалаштырылачак.
Конкурс уку елы буе дәвам итәчәк. Чүплек фотоларын иң күп төшереп җибәргән балалар уку елы ахырында кыйммәтле бүләкләргә ия булачак.  “Мәктәп эко-патруле” кушымтасы IOS һәм Android идарә системалы кесә телефоннары өчен эшләнгән. Әлеге конкурс тәрбияви әһәмияткә ия булудан тыш, табигать саклау органнарын санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы көрәштә дә ярдәм  итәчәк.  Объективка эләккән чүплекләрне читләштерү чаралары күреләчәк. Бу хакта укучыга хәбәр ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International