Кояшлы, чәчәкле бәйрәм

2014 елның 3 сентябре, чәршәмбе
Кояшлы, чәчәкле бәйрәм Иртәнге сәгатьләрдә үк халык шәһәр үзәгенә җыела башлады. 30 август – Республика көнендә районда күпме кызыклы чара планлаштырылган: өч урында спорт объектлары ачу, капиталь ремонттан соң Боерган мәктәбен һәм балалар бакчасын файдалануга тапшыру, шәһәр үзәгендә – Чәчәк бәйрәме. Шушы бер кочак тамашаны күреп калырга ашыкты буалылар.Үзәк клумбаны хәтерләтте
Халык алдан чәчкәләрдән паннолар, картиналар, сыннар “галереясын” тамаша кылды. Оешма-предприятиеләр, уку йортлары осталары чәчәкләрдән, көзге уңыштан да ниләр генә ясамаганнар?! Газчылар, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат йорт, лицей-интернат, Пенсия фонды идарәсе коллективлары иҗат иткән “Минем яраткан шәһәрем” исемле тере чәчәкләрдән картиналарны чират торып карадылар. Кыскасы, һәр коллектив могҗиза тудырган. Үзләре яши торган йорт тирәсен чәчәккә күм-гән шәхси хуҗаларның фотолары да игътибарны җәлеп итте: кем бу шундый уңган?!
Аннары төркемнәр  трибунага якынрак җыелды. Рәсми өлешне башлап, муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов сүз алды:- Бу көн район өчен икелә-тә шатлыклы. Республика, Шәһәр көне, моның өстенә халык өчен кирәкле күпме объектлар ачыла, - диде ул буалыларны тәбрикләп. Аннан соң чыгыш ясаган Татарстан Республикасы Дәүләт Советының законлылык һәм хокук саклау бу-енча Комитеты рәисе Шакир Яһүдин моннан 22 ел элек суверенлык алган Татарстанның көннән-көн чә-чәк атуы, аның белән бергә Буа районының да республикада иң алдынгылар рәтендә булуы өчен чын күңеленнән сөенүен әйтте, барысын да бәйрәм белән тәбрикләде. Якташыбыз – “Кощак” авыл хуҗалыгы предприятиесе чикләнгән җаваплылыклы җәмгыятенең директорлар советы рәисе Ринат Гайзатуллинның да  чыгышы шуңа аваздаш булды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе рәисе Игорь Марченко да буалыларны ТР Президенты исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде.Аннары соң Чәчәк бәйрәме уңаеннан оештырылган конкурста җиңүчеләрне бүләкләү башланды. Үз җитештерү территориясен чәчәк композицияләре белән оста бизәгән “Авангард”, “Буа электр челтәре”, “Элеватор” җәмгыятьләре төп призларга ия булдылар. Уку йортлары арасында 1 номерлы, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпләр, лицей-интернат, мәктәпкәчә учреждениеләрдән “АБВГДЕЙка” җиңделәр. Ә шәхси хуҗалар арасында авылда чә-чәк үстерү остасы Зөмәрдә апа Шәрипова быел беренчелекне беркемгә дә бирмәде, шәһәрдән Эльвира Гафарова иҗаты – беренче урында. Торак ширкәтләре арасында иң матур ишегалды “Үзәк”, “Сахарник”, “Җиләк-җимеш питомнигы”, “Көнбатыш” ТМШларыныкы. Ә чәчәк-ләрдән “Минем яраткан шәһәрем” темасына иң матур картинаны М. Вахитов исемендәге гимназия ясаган. Сыннар арасында мәктәптән тыш эшләр үзә-генең “Аккош тугрылыгы” композициясе мәгънәлелеге һәм матурлыгы ягыннан иң югары урынга бәяләнде. Чәчәкләр патшабикәләре дә сайланды.
Тантаналарга
бай көн
Бу көнне кунаклар капиталь төзекләндерүдән соң ачылган Адав-Толымбай урта мәктәбе спорт залын, Боерган урта мәктәбен, шәһәрнең М. Вахитов исемендәге гимназиядә  волейбол-баскетбол спорт мәйданчыгын ачу тантаналарында да катнаштылар.
Котлауларны беренче булып адавтолымбайлылар кабул итте.
- Быелгы яңа уку елында сезне республика программасы буенча “СтройГарант” җәмгыяте төзүчеләре төзекләндергән якты, уңайлы спорт залы каршы ала. Киләчәктә мәктәбегезне гомуми белем бирү учреждениеләрен капиталь ремонтлау программасына кертергә дә планлаштырабыз. Булдырылганның кадерен генә белегез һәм укуда да, спортта да уңышларга ирешегез,- диде Азат Айзетуллов укучыларга мөрәҗәгать итеп.
Якташыбыз Ринат Гайзатуллин Адав-Толымбай мәктәбен көчле чаңгычылар үстергән, танылган шә-хесләр биргән уку йорты буларак белә.
- Хәзер дзюдо, самбо, волейбол буенча күпсанлы җиңүләрегез бар икән. Шулай дәвам итегез, башка спорт төрләрендә дә сынатмагыз,- дигән теләкләрен җиткерде ул. Кунаклар белә – районда җаның теләгән спорт төре белән шөгыльләнү, балаларны сәламәт яшәү рәвешенә өндәү өчен мөмкинлекләр бар һәм алар арта тора. “Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән былтыр  сафка бастырылган ясалма өслекле 5 мини-футбол кыры, быел корылган резин өслекле 3 волейбол-баскетбол мәй-данчыгы шуның тагын бер ачык мисалы. Спортка тартылучы балалар да күп. Әнә, футбол кырлары һава торышы мөмкинлек биргән чорда бер көн дә буш тормыйлар. Өлкәннәр гимназия ишегалдындагы яңа мәйданчыкның да балаларның яраткан урынына әверелүен теләделәр. Бу шулай булачак та – анда баскетбол буенча үткәрел-гән беренче турнирга 12 команда җыелды.
Боерган урта мәктәбе укучылары да өлкәннәрне беркайда да сынатмаячакларына ышандырдылар. Район авылларында иң зур, хәзер инде иң матур, җылы, якты мәктәпләрнең берсендә укыганда башкача мөмкин дә түгел. Балалар тагын аларга шундый зур бүләк ясаган республика, район җитәкчелегенә, мәктәпләрен, анда урнашкан балалар бакчасын танымаслык иткән “ПМК-6” җәмгыяте төзүчеләренә ихлас рәхмәтләрен дә шигырьләр, җырлар аша ирештерделәр. Кунакларның да теләкләре җылы иде.
- Тырышып укыгыз, тәртипле генә булыгыз, әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәгез, илгә-көнгә кирәкле кешеләр булып үсеп җитегез. Ә без сезнең өчен алга таба да бар мөмкинлекләрне тудырачакбыз,- диделәр алар. Шакир Яһүдин үзләрен матур биюләре белән каршы алган “Ритм” бию коллективына соклануын белдерде, Игорь Марченко сабыйларга карап бала чагын искә төшерүен әйтте. Аннан барысы да  мәктәп, балалар бакчасын карадылар, ремонт сыйфатыннан канәгать калдылар.
                   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International