Россия Эчке эшләр министрлыгы “Халык участковые” конкурсы игълан итте. Анда Буа эчке эшләр бүлегеннән полициянең 3 өлкән участок вәкиле катнашачак: полиция майоры Илдар Заһретдинов, полиция өлкән лейтенанты Александр Федотов һәм полиция майоры Ильмир Баһаветдинов. 11 сентябрьдән 20сенә кадәр Интернет челтәрендә, муниципаль районның рәсми сайтында алар өчен онлайн тавыш бирү оештырыла. Сез алар арасыннан хезмәткә мөнәсәбәте, җаваплылыгы һәм башка эшлекле сыйфатлары буенча иң лаеклысы өчен үзегезнең тавышны бирә аласыз.
Илдар ЗАҺРЕТДИНОВ эчке эшләр органнарында 1995 елдан бирле, “участковый” вазифасында – 2003 елдан алып, Татар Буасы авыл җирлегендә һәм Буа шәһәренең бер өлешендә хезмәт күрсәтә. Казан дәүләт педагогия институтын тәмамлаган. Буш вакытта бадминтон, волейбол, милли көрәш белән шөгыльләнә, спорт яңалыклары белән кызыксына, балык тотарга ярата. Өйләнгән, балигъ булмаган баласы бар.
Александр ФЕДОТОВ. Хокук саклау органнарында 2004 елдан бирле эшли, 2008 елдан алып – полициянең участок вәкиле. Буа шәһәренең бер өлешендә хез-мәт күрсәтә. 2010 елда полициянең участок вәкилләре арасында “Һөнәре буенча иң яхшы” республика һөнәр осталыгы конкурсында 1нче урын яулады.
Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумын, Россия Федерация-се Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Казан юристлык институтын тәмамлаган. Спорт белән мавыга, спорт бәйгеләре турында телевизион тапшырулар карарга ярата. Өйләнгән, ике кызы бар.
Ильмир БАҺАВЕТДИНОВ. Барлыгы 3500 кеше яшәгән Кыят, Адав-Толымбай, Яшевка авыл җирлекләрендә хезмәт күрсәтә. Эчке эшләр органнарында 1999 елдан алып, 2001 елдан – “участковый”, 2011 елдан – өлкән участок вәкиле булып тора. Спортны ярата, яңалыклары белән кызыксына, техникага кулы ята, шәхси хуҗалык тота. Өйләнгән, ике баласы бар.
Тавыш бирү өчен Буа муниципаль районының рәсми сайтына кереп полицейский күрсәтелгән махсус рәсемгә – слайдерга басыгыз һәм үзегез лаеклы дип санаган хезмәткәр өчен тавышыгызны бирегез.