Киләчәк үткәннәргә таянып төзелә

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Киләчәк үткәннәргә таянып төзелә
Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, диләр.
Шушы гыйбарәне яшь буынга төшендерү максатында Иске Тинчәле авылында Казан һәм Ульяновск шәһәрләреннән тирән белемле муллалар, эшмәкәрләр  белән очрашу узды.
Ульяновск шәһәрендәге “Буа якташлыгы” җәмгыяте рәисе, шушы авыл егете Рафаэль Нәҗметдинов оештырган очрашу авыл халкы өчен зур бәйрәмгә әверелде. Татарстанның баш мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, төбәк казые Инсаф хәзрәт Җәләлетдинов, Яңа Шәйморзада туып-үскән, бүгенге көндә “Татптице-пром” җәмгыятенең генераль директоры Марс Алиев (Чебокса авылында мәчет төзегән), Буа мәдрә-сәсе директоры Рәшит Ма-ликов һәм башкалар мә-четтә өйлә намазын укыдылар, өлкәннәр белән аралашып, аларның сорауларына җаваплар эзләделәр. Авыл мулласы Равил Нәҗметдинов авылның үткәне, бүгенгесе бе-лән таныштырып үтте. Кайчандыр биш мәчетле, районда иң зур авылларның берсе саналган Иске Тинчәледә хәзерге көндә, шөкер, ата-бабадан килгән матур гадәт-йолаларны саклауга зур игътибар бирелә. Ильяс хәзрәт Буа районында махсус дини укулар оештырырга күптән теләкләре булуын белдерде.
- Тәтеш районының Зур Әтрәч, Чүпрәле районының Мүнчәли авылларында ел саен әлеге укуларны үткәрәбез. Зур Әтрәчтә быел сигезенче тапкыр җыйналдык. Иске Тинчәле-дә дә укулар үткәрүне Татарстан Республикасы Диния Нәзарәтенең эш планына кертәчәкбез. Максатыбыз – яшьләрне авылга тартудан, моннан чыккан олы шәхесләрне барлап, истәлекләрен яңартудан, туган якка, туган телгә мә-хәббәт тәрбияләүдән гыйбарәт. Казан ханлыгы чорында ук булган Иске Тинчәлене сайлавыбыз юкка түгел. Монда 1930-1937 елларда ТАССР Халык Комиссарлары Советы рәисе, дәүләт эшлеклесе Кы-ям Абрамов, Гомәр Гали кебек зур язучы туып-үскән, - диде Ильяс хәзрәт.
Шушы авылдан чыккан язучы-журналист Мөбарәк Мусин Иске Тинчәле авылы тарихы турында китап нәшер итү теләге белән Ульяновск, Казан, Санкт-Петербург шәһәрләре архивларында булып, байтак мәгълүматлар туплаган. Җәлил хәзрәт исә үтемле вәгазьләре белән сөендерде.
Ул, форсаттан файдаланып, укуларны башлап җибәрүне оештырган Рафаэль Нәҗметдиновка зур рәхмәт белдерде, аның 20 елдан күбрәк татар-мөселман дөньясы казанында кайнап, халкыбызны борчыган мәсьәләләрне чишү-гә үзеннән лаеклы өлеш кертүен искә алдылар. Рафаэль туксанынчы еллар башында Яңа шәһәрдә “Туган тел” мәгърифәтчелек җәмгыятен тулы көче-нә эшләтеп җибәрүгә күп көч куйды. Авиатөзүчеләр районында мәчет төзетте. Ул 91 номерлы татар этномәдәни компонентлы мәк-тәпне ачтыру юлында күп йөрде. Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы белән тыгыз элемтәләр урнаштырып, үз эшен бүгенге көндә дә уңышлы алып бара. Ульяновск өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния Нәзарәте мөфтие урынбасары да ул. Туган авылындагы йортын онытмый, монда умарталар тота.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International