Колхоз рәисе

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе
Колхоз рәисе
Ватан сугышы елларында Яңа Суыксу авылы халкы хезмәт куйган Фрунзе исемендәге колхоз күрсәткечләре буенча республикада иң яхшы санала. Яңасуыксулылар фронтка иң күп икмәк һәм яхшы атлар җибәрүчеләр була.

Бу елларда колхозга шушы авылда туып-үскән Заһретдин Нигъмәтуллин идарә итә. 1890  елгы егет  16 яшендә Донбасска шахтада эшләргә китә. Анда ул бераз вакыт хезмәт куйганнан соң, кулы яраланып туган авылына кире кайта. 1917 елгы Октябрь революциясе Заһретдин тормышында зур роль уйный, ул күмәк эш өчен җан атучы колхоз активы, аннан бригадир була, ә 1941 елда аны Фрунзе исемендәге колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Һәм ялгышмыйлар да. Сәләтле җитәкче иң авыр вакытларда да авылдашларын ачлыктан, ялангачлыктан интектерми. Колхозчылар Апас районында окоп та казыйлар, урман да кисәләр.
Фрунзелылар гадел, аяусыз хезмәтләре, авыл хуҗалыгы продукциясен тапшыру  буенча дәүләт заданиеләрен намус белән үтәп барулары өчен ТАССР Югары Советының Мактау грамотасына лаек булалар. Сугыштан соңгы елларда колхоз Мәскәүдә узган Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнаша. Күргәзмәгә делегат булып Заһретдин Нигъмәтуллин һәм Фрунзе һәм Сталин исемендәге (Иске Суыксу авылы) колхозларның алдынгылары да бара. 1950 елда әлеге ике колхоз бер-ләшә. Ә Заһретдин Нигъмәтуллин алдан авыл Советы рәисе, 1953-1954 елларда кошчылык фабрикасы мөдире вазифаларын башкара. Ул 1958 елда вафат була.
Бүген легендар рәиснең, Фрунзе исемендәге колхозның казанышлары турында бары тик тарихи язмалардан укып, авылдашлар сөйләп калдырганнардан гына белеп була. Заһретдин агайның чордашлары исән түгел. Ләкин бу фидакарьлек үрнәге беркайчан да онытылырга тиеш түгел.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International