Укырга куркынычсыз барып буламы?

2014 елның 12 сентябре, җомга
Укырга куркынычсыз барып буламы?
20 сентябрьгә кадәр районда “Игътибар, балалар!” профилактик операциясе бара. Аның кысаларында без дә укучыларның юлларда куркынычсызлыгы ни дәрәҗәдә булуын ачыклау максатында шәһәрнең һәр мәктәбенә “барып карадык”.
Уку йортлары
паспортлы
Район ЮХИДИ бүлекчәсенең хәрәкәтне оештыру буенча юл инспекторы Семен Власовтан алдан белешүебезчә, һәр уку йортының, шул исәптән балалар бакчасының да хәрә-кәт куркынычсызлыгы паспорты булырга тиеш. Әле-ге документта балаларны мәктәпкә китерүче автобусларның законлы туктау, укучыларның мәктәпкә килү юлы һәм улын-кызын китергән ата-аналар автомобиленә туктау урыны күрсәтелә.  Алар бездә бар һәм уку елы башланганчы ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы белән килештерел-гән. Бары тик лицей-интернат алдында гына ата-аналарга туктап баласын тө-шереп калдыру проблемалырак – аерым кесә кирәк.
Кайдан атларга?
Без 1 һәм 5 номерлы, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәк-тәпләргә дә, лицей-интернатка да, 2 номерлы лицейга да, М. Вахитов исемендәге гимназиягә дә юллардан аркылы чыгып барып карадык. 1 номерлы мәктәпкә бару юлында иң куркыныч участок Р. Люксембург һәм Гагарин урамнары кисешкән тыкрык. Монда җәяүле аркылы чы-гу урыннары “зебра” белән дә, билге белән дә күрсә-телмәгән, светофор да юк, ә хәрәкәт интенсив. Шуңа карамастан, Семен Власов әйтүенчә, тыкрык – ул үзе җәяүле аркылы чыгу урыны, ләкин баш юлдан килү-че автомобильләрне уздырып җибәрергә кирәк, бу очракта Гагарин урамыннан килүче транспортны. Автомобильләрнең тыгыз хәрәкәте белән Гагарин аша мәктәпкә якын урында законлы җәяүле аркылы чыгу урыны зыян итмәс иде, әлбәттә. Безнең бе-лән ЮХИДИ хезмәткәрләре дә килешә.
2 номерлы лицейга бару иң куркынычсызы. Бирегә илтүче юллар светофорлар, җәяүле аркылы чыгу урыннары белән тәэмин ител-гән. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпкә дә, М. Вахитов исемендәге гимназиягә дә, юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәгәндә, имин килеп җитү берни түгел.
Лицей-интернатта, алдан әйткәнебезчә, автомобильләргә туктап пассажир төшерүе кыен. Әлеге мәктәпкә Ефремов урамы ягыннан килүчеләр өчен аерым игътибарлы булырга кирәк. Б. Хмельницкий тыкрыгы һәм Ефремов урамы кисешкән урында  (“Магнит” кибете каршында) аркылы чыгу урыны “зебра” белән билгеләнгән, ә кисәтүче юл билгесе урнаштырылмаган. Балалар, мәктәптә өйрәткәнчә, “зебра”дан юлны аркылы чыгарга мөмкиннәр, ә билге булмагач, йөртүчеләр туктамаса да гаеп түгел. Ниш-ләргә? Семен Власов белдерүенчә, юл билгесе куелмаган “зебра” аша якынлашучы автотранспорт булмаганда гына үтәргә ярый. Иң яхшысы – әлегә “Арктика” спорт мәк-тәбе каршындагы законлы җиһазланган аркылы чыгу урыныннан үтү. Озакламый югарыда телгә алынган тыкрыкта кисәтүче юл билгесе дә куелачак һәм аркылы чыгу урыны йөртү-челәрне җәяүле узганда туктарга мәҗбүр итәчәк.
Комаровтан
килү кыен
Иң проблемалысы – шә-һәрнең Көнбатыш бистәсендә урнашкан 5 номерлы мәктәпкә бару. Төгәл-рәк әйткәндә, Комаров урамыннан Буа – Яльчек трассасын аркылы чыгып һәм Мәктәп урамы буйлап килүчеләргә. Трассаны беренче җәяүле аркылы чыгу урыны тоннельдан менгәч үк билгеләнгән. Бу җәяүлене үткәрүне гаять кыенлаштыра. Семен Власов фикеренчә, бу аркылы чы-гу урыны куркыныч кына тудыра, аны өскәрәк, “Ландыш” кибете каршына кү-черү дөрес булачак. Икенче “зебра” Мәктәп урамын узып тукталыш каршында ясалган. Моннан чыккан укучы мәктәп каршындагы аркылы чыгу урынында гына юлны куркынычсыз аркылы кисә ала. Ләкин анда барганчы юл кырыеннан атларга кирәк, тротуар – аргы якта. Шулай ук Вахитов урамы буйлап бу урынга килгәнче дә трасса кырыеннан үтәргә туры ки-лә. Анда тротуарлар бө-тенләй юк.  Икенче яктан караганда, Мәктәп урамында уку йортыннан ары китеп мәчеткә кадәр генә бер яктан тротуар түшәл-гән. Мәчеткә каршы яктагы урамнарда яшәүчеләр, беренчедән, аңа кадәр юл кырыеннан килергә мәҗ-бүр булалар, икенчедән, тротуарлы якка чыгу өчен юл билгеләре урнаштырылмаган. Җитмәсә, Мәк-тәп урамының бу ягы яктыртылмый да.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International